Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 август 2019, 17:28

Ничек “заначка” тупларга?

Күршем миннән бермәлне: "Нигә син “заначка” тотмыйсың?” дип сорады. Ул заначканы ничек тупларга соң? Өйрәтегез әле.

Хезмәт хакым әз дә түгел, очынып китәрлек мул да түгел. Эшемдә вакыты-вакыты белән яхшы гына премияләр бирәләр. Шулай булуга карамастан, еш кына аванска, расчетка 3-4 көн кала бер тиенсез калам. Оят булса да, танышлардан, күршеләрдән бер-ике мең сорарга туры килә. Күптән түгел бер күршем: “Минем гомер буе “заначкам” булды. Шуңадырмы, бервакытта да бурычка акча сорап кешегә кермәдем. Нигә син “заначка” тотмыйсың?” дип сорады. Ул заначканы ничек тупларга соң? Өйрәтегез әле.

Фирая.

Чыннан да, күпләр, аеруча хуҗабикәләр, гомер буена үзләре генә белгән яшерен урыннарда запас акча тота. Иң кирәк вакытта – акчадан өзелгәндә, уйламаганда-көтмәгәндә чыгымнар килеп чыкканда, әйтик, авырганда, туйларга, юбилейларга бүләк алганда әнә шул акчалар коткара да инде. Ләкин аны туплый белергә кирәк Шулай итеп, бүгеннән “заначка” тупларга теләүчеләргә берничә киңәш:

1.Акча алган көнне бер өлешен киләчәккә дип аерып куегыз. Һәрвакыт! Онытмагыз, сезнең чыгымнар хезмәт хакыннан кимрәк булырга тиеш.

2.Мөмкинлек булса, банкта депозитта резерв фонд саклагыз: ул сезнең 3-6 хезмәт хакы күләмендә булырга тиеш.

3.Берәр зур әйбер, әйтик, диван алырга уйласагыз, өйдәгеләр белән киңәшләшегез. Кирәкме ул сезгә? Әллә монысы тагын да 1-2 ел хезмәт итәрлек хәлдәме?

4. “Заначка” акчасын бурычка биреп тормагыз. Кайтара алмавыгыз бар.

5.Мөмкинлек булса, салып барган акчалар күләмен арттырып торыгыз.
Читайте нас: