Һәрберебез иртәме-соңмы аңлаячак - әти-әниебез картайды, сәламәтлекләре какшады, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Күпләребезнең кадерлеләренә рухи яктан да, матди яктан да ярдәмче булачагына ышаныч зур. Ләкин, кызганычка каршы, яшьләр арасында гомер көзенә аяк баскан әти-әни белән ничек уртак тел табарга кирәклеген белмәүчеләр күп. Чөнки алар моңа кадәр үзләре әти-әни игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәгән бит! Ә хәзер картларның үзләренә таяныч кирәк. Нишләргә?
Бу сорауга психолог җавап бирә.
1. Иң беренче чиратта, рулевой булыгыз! Үз өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз. Барлык әти-әниләр дә балаларының уңышлы булуын тели, шуңа да аларга язмышыгызга зарланмагыз. Әти-әниегез сезнең гаиләдә барысы да әйбәт дип уйласын. Мондый уйлар аларны тынычлыкта яшәтер.
2.Әти-әнине ничек бар, шулай кабул итегез. Аларны яңадан тәрбияләргә тырышмагыз.
3. Елларның әти-әни сәламәтлегенә үзгәрешләр кертүен онытмагыз: алар начаррак күрә, начаррак ишетә, авыр хәрәкәтләнә. Шуңа да бу хәлләргә артык нервыланмагыз. Аларны аңларга тырышыгыз.
4. Бәхәсләшмәгез! Әйе-әйе, алар белән бәхәсләшмәгез! Килешмәсәгез дә, үз фикерегездә калсагыз да, сезнең өчен әти-әни фикеренең мөһимлеген күрсәтеп торыгыз.
5.Вакыты-вакыты белән әти-әнидән аларга ниләр кирәклеге турында сорап торыгыз. Алар өчен бу бик тә мөһим.
6.Әти-әнигә үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итегез – бик сирәк булса да зур булмаган ярдәм сорагыз, я булмаса киңәшләшегез. Күреп торырсыз – шатлыклары хәттин булачак!
7. Һәм иң соңгысы. Онытмагыз! Бүгенге карт әти-әниләрегез – 20, 30, 40 елдан соңгы сез үзегез ул.