Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 август 2019, 12:53

Чүптән дә котылыр көн бар икән!..

Яздан башлап, көзгә кадәр чүп утап алҗыган халыкны сөендерергә ашыгабыз - чүпкә каршы ысул бар!

Яздан башлап, көзгә кадәр чүп утап алҗыган халыкны сөендерергә ашыгабыз - чүпкә каршы ысул бар! Килде-китте генә дә түгел, бик нәтиҗәле ысул бу!
Чүп үләннәрен утап та яндырып та, күмеп тә, агулап та, корытып та, кыскасы, төрлечә юк итәргә тырышып та тулысынча котыла алмаганнар "Интертат" сайтында чүп үләннәреннән котылу өчен бер җиңел киңәшкә тап булды.
Бу тәҗрибәне халык игътибарына оста бакчачылар җиткерә. Бик гади, арзан һәм, иң мөһиме, чыннан да нәтиҗәле ысул икән ул.
Моның өчен 70 процентлы аш серкәсе эссенциясен (180 мл) ике литр суга салып болгатырга. Шушы эремәне чүп үләннәренә сибәргә.
Бу ысул ызаннардагы, рәтләр арасындагы сукмаклардагы чүп үләннәрен бетерү өчен файдалы. Күз карасы кебек тәрбияләп үстергән файдалы үсемлекләрегезгә сибә күрмәгез, югыйсә...
Читайте нас: