Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 август 2019, 11:53

Хәтерне яхшырту өчен нишләргә?

Хәтерне саклауда шушы киңәшләр ярдәм итәр.

1. Кроссвордлар чишәргә, шигырь ятларга, чит тел өйрәнергә.
2. Виноград согы эчәргә. Ул шәмәхә төстә булырга тиеш. Аңарда баш миен яшәртә торган антиоксидантлар күп.
3. Физик активлык – җәяү йөрү, бию, йөгерү. Физик хәрәкәтләрдән баш миенә кислород бара, яңа күзәнәкләр барлыкка килә.
4. Яхшы йокы. Йоклаганда, яшәртә торган гормоннар барлыкка килү процессы көчәя. Йокысы туйган кеше мәгълүматны хәтердә ике тапкырга яхшырак калдыра.
5. Медитация, йога, массаж.
6. Күзләргә гимнастика. Һәр иртә утыз секунд булса да күзгә гимнастика ясау хәтерне 10 процентка яхшырта.
7. Туклану. Шпинат, кара җиләк, брокколи, чикләвек, цитруслылар, чөгендер, йөзем, кара җимеш ашагыз.
8. Витаминнар. Монда В витамины лидер санала. В12 витамины җитмәү.
Читайте нас: