Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 август 2019, 17:05

“Акыллы буласың килсә, алма төше аша!”

Аны күпләп ашаган кеше агулана да.

Бу киңәшне чынга алып, җимеш төшләрен күпләп ашасаң, агуланып куюың да ихтимал. Алма төше составында майлар, аксым, сахароза, йод, калийдан тыш амигдалин (В17) да бар. Амигдалин абрикос, миндаль, шомырт, шәфталу (персик), слива, чия, груша төшләрендә дә бар. Шул сәбәпле, бу җимешләрнең төшен ашау файда итмәс, әмма бик каты агулануың мөмкин. Көненә 4−5 төш кенә ашарга ярый.
Бик аз күләмдә булса да, амигдалин карабодай, тары, җитен орлыгы, лавр яфрагы һәм миләш чабуында бар.
Берничә ел ел элек, Англия хөкүмәте кешеләргә абрикос төшләрен артык күп куллануны тыйды. Ул вакытта илдә төелгән абрикос төшләрен күпләп ашый башлаганнар. Чөнки шул нигездә ясалган БАДларны яман шешкә каршы яхшы дәва дип сату киң таралган булган.
Синиль кислотасы пешергән очракта гына бетә. Шул сәбәпле, чи килеш бу төшләрне ашарга киңәш ителми.
Читайте нас в