Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 август 2019, 16:21

Картаюны кичектерә торган бик гади чара табылган

Их, моны элегрәк белгән булсак диярсезме? Юк, әле дә соң түгел! Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, яшь, матур булып күренәсе килә.

Британиянең фитнес эксперты Ника Виброу организмда су балансы сакланган очракта, картаю процессы акрынаюы турында сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, картаймас өчен көненә нибары сигез стакан чәй эчү дә җитә, дип яза бу хакта MedikForum басмасы.
Белгеч фикеренчә, тукымаларда химик реакцияләр тәэсирендә буш радикаллар барлыкка килә һәм нәтиҗәдә алар, сәламәт тукымаларның җимереп, картаюга китерә. Бу элементлар тукымаларга кислород үткәрми һәм ул тән тиресен тыгыз килеш сакларга ярдәм итүче коллаген күләмен киметә. Димәк, буш радикаллар күбрәк булган саен картаю тизрәк бара. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә белгеч шуны ачыклаган - яшел чәй яратучыларның тукымалары чәй аз эчүчеләргә караганда озаграк картая икән. Үзе исә, сәгать саен яшел чәй эчеп яшәгәч, чыннан да, башка яшьтәшләреннән күпкә яшьрәк күренә. Чәйдәге антиоксидант холестерин күләмен дә төшерә, димәк, йөрәк һәм кан юллары системасына да көйле эшләргә булыша дигән сүз.
Читайте нас: