Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 август 2019, 11:38

"Дөрес" кроссовкаларны ничек сайларга?

Чит ил белгечләре “дөрес булмаган” кроссовкаларның спорт өчен нәрсәсе белән хәвефле икәнен сөйләде.

Табиб-ортопед Кристина Роу-Бауэр аңлатуынча, туры килмәгән аяк киеме дискомфорт аркасында аяклар авыртуына гына сәбәпче булып калмыйча, табан асты фасциитын да (ярыга (связка) зыян салучы ялкынсыну процессы) китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук аяк бармагында тырнакны югалту ихтималы да зур.
Кроссовкалар сайлаганда белгеч табан асты тибын, йөгерү стилен һәм йөгерәчәк рельефны искә алырга киңәш итә.
- Табибка тузган спорт аяк киемегезне күрсәтү зарур. Аяк киеменең ничек таушалганлыгы сезнең табаннарның үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук белгечкә сез йөгергәннән соң, яисә йөгергән вакытта нинди авыртулар тойганыгызны сөйләргә кирәк, - ди Роу-Бауэр.
Ортопед аяк киемен көннең икенче яртысында сайларга куша, бу вакытта аяк бераз киңәйгән була.
- Киң башлы аяк киеменә өстенлек бирегез. Бу очракта йөгергән вакытта бармакларыгыз кысылмас. Әгәр сез яхшы пар аяк киеме таптыгыз икән, шул чакта ук киләчәккә запас аяк киеме алуны хәстәрләгез. Берничә елга ук түгел, әлбәттә, чөнки еллар үтү белән табан асты үлчәме үзгәрергә мөмкин, - дип төгәлли табиб.
Читайте нас: