Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 август 2019, 14:53

Аяклар шешенүне нинди үлән белән дәвалап була?

Аяклар шешенүдән җитен орлыгы төнәтмәсе эчу файдалы.

4 чәй кашыгы җитен орлыгына 1 литр су салып, 10-15 минут кайнатыгыз. Аннары кәстрүлне томалап бер сәгать җылы урында тотыгыз. Тәм өчен җиләк- җимеш суты салырга мөмкин. Төнәтмәне кайнар килеш яртышар стаканлап, һәр ике сәгать саен, көнгә 6-8 тапкыр эчегез. Дәвалану курсы 2-3 атна.
Аяклар шешенүдән каланхоэ яфрагы төнәтмәсе дә файдалы. Моның өчен ярты литрлы банкага каланхоэ яфраклары тутырыгыз да өстенә тулганчы спирт салыгыз. Шул төнәтмәне йоклар алдыннан аякларга сөртегез.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
Читайте нас: