Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 август 2019, 16:51

Җыерчыклардан кыйммәтле кремнарсыз да котылып була

Җыерчыкларны бетерүгә караганда, әлбәттә, аны булдырмау җиңелрәк. Ә шулай да безнең киңәшләргә колак салсагыз, булган җыерчыкларыгыз язылыр.

Биттәге җыерчыкларны бетерүгә караганда, әлбәттә, аны булдырмау җиңелрәк. Ә шулай да безнең киңәшләргә колак салсагыз, булган җыерчыкларыгыз язылыр, битегез озак вакыт яшь һәм матур килеш сакланыр.


1. Зәйтүн маеннан ясалган битлек.

Моның өчен кирәк булачак:

1 аш кашыгы зәйтүн мае (оливковое масло),

1 капсула Е витамины яки лимон суты.

Эшләнеше:

Зәйтүн маена Е витаминын кушабыз яисә 5-6 тамчы лимон суты тамызабыз. Күз тирәләренә сөртеп, 10 минут тотабыз. Соңыннан салфетка белән сөртеп алабыз. Боз кисәге белән күз тирәләрен йомшак итеп ышкыйбыз. Киптергәч, туклыклы крем сөртергә мөмкин. Бу битлекне атнага 1-2 тапкыр эшләү җитә.


2. Җиләк-җимештән битлек.

Кура җиләге һәм бакча җиләге күз тирәсендәге җыерчыклардан котылырга ярдәм итә. Җиләк сутында антиоксидант күләме югары, шуңа күрә ул җыерчыклар белән көрәшүдә яхшы чара булып тора һәм пигмент тапларны да бетерә.

Битлек эшләнеше бик гади: икесен дә бер күләмдә алып изәбез һәм күз тирәләренә сөртәбез. 10-15 минуттан битне юабыз. Битлекне ике көнгә бер эшләргә була.


3. Эремчек һәм киви битлеге.

Мондый битлек маңгайдагы һәм биттәге тирән җыерчыклар өчен.

2 калак эремчекне киви (3/1 өлеше) белән бергә изеп биткә сөртәбез. 30 минут тоткач, юып төшерәбез. Атнага 1-2тапкыр кабатлау җитә.


4. Яшел чәй яшәртә.

Һәр көн кич ятыр алдыннан күзләргә 15-20 минутка яшел чәйгә манчылган мамык диск куеп торабыз. Бер тапкыр әзерләнгән чәйне 6-7 көн дәвамында кулланырга мөмкин.Тик искермәсен өчен аны суыткычта сакларга киңәш ителә.


5.Чи бәрәңге битлеге.

Бу битлек җыерчыкларны язырга һәм күз астындагы кара "капчык"лардан котылырга да ярдәм итә.

Чи бәрәңгене кыргычтан чыгарып болгатабыз һәм 10-15 минутка күзгә куеп торабыз.




Читайте нас: