Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 август 2019, 12:12

Стресстан котылырга теләсәң, сыер кочакла!

Америкада яшәүче Сюзанна Вуллерс тискәре авыр уйлардан котылыр һәм җиңеллек тояр өчен сыер кочакларга куша.

Безнең заманның тормыш ритмы бик күпләрне һәм бик еш стресска китереп җиткерә. Һәркем әлеге бәладән үзенчә котылырга тырыша. Әмма берәү дә Американың Нью-Йорк шәһәре янында урнашкан ферма хуҗасы Сюзанна Вуллерс тәкъдим иткән ысулны кулланып карамагандыр әле. Ханым тискәре авыр уйлардан котылыр һәм җиңеллек тояр өчен сыер кочакларга куша. Яныңда зур җылы хайванның булуы нервыларны тынычландыра икән. Ике кеше өчен Сюзаннаның фермасына бер сәгатькә кереп сыер кочаклап чыгу хакы 75 доллар тора. Дүрт кеше кергән очракта 125 доллар түлиләр. Тәүдә кунакларны Бонни һәм Белла кушаматлы сыерлар белән таныштыралар. Аннан алар янында утырып торырга тәкъдим итәләр. Бөтен кешеләр дә тискәре уйларыннан арынгач кына малны кочакларга рөхсәт ителә.
Сыерларын Сюзанна сугым урыныннан сатып алып кайткан. Үлемнән коткарган хуҗабикәләренә рәхмәт йөзеннән маллар гомерләренең соңгы көненәчә терапевт һәм психолог булып эшләргә риза булыр, мөгаен.
Читайте нас: