Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 июль 2019, 17:33

"Дөрес" карбызны ничек сайларга?

Карбызның күпләп сатуга чыккан һәм табыннарга менеп утырган чагы.

Карбызның күпләп сатуга чыккан һәм табыннарга менеп утырган чагы. Соңыннан: “Теге юлы да шуннан алган идем, бик тәмле иде, монсы нигә андый түгел икән...” димәс өчен, сезгә карбыз сайларга ярдәм итәчәк берничә киңәш бирик әле.
– Карбызны базардан (бигрәк тә җирдә ятканнарын), юл кырыйларыннан алмагыз, андагы җимешләр канәгатьләндерерлек шартларда сакланмый.
– Кибеттән алган очракта да, бөтен карбызны гына сайлагыз. Карбыз кибеттә кисәкләп торганда, аңа бактерияләр эләгә, һәм аны кискән кеше дә эшен гигиена кагыйдәләренә туры китереп башкарган дигән гарантия юк.
– Карбызның рәсеме ачык күренергә, кабыгы ялтырап торырга, кырылу һәм киселүләре булмаска тиеш.
– Карбызны шакып караганда, ул яңгырап торырга тиеш, әгәр тавыш тонык булып чыга икән, андый карбызны алмагыз, ул йә өлгермәгән, йә бозыла башлаган.
– Сары табы 5-10 сантиметрдан да зуррак булмаса яхшы, чөнки бу очракта карбыз күпмедер вакыт кояшсыз урында өлгергән була.
– Җимешне кысып караганда чатнау тавышы килсә, бу яхшы карбыз (кысканда гына чаманы белеп кысыгыз).
– Иң “дөрес”, натураль карбызлар сатуда август уртасында гына барлыкка килә.
Читайте нас: