Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 июль 2019, 13:55

Мунча яратасыңмы?

Мунча яратучылар өчен киңәшләр.

Төнәтмәләрне күптөрле хуш исле үләннәрдән ясарга була. Үлән төнәтмәсе кеше кеше организмы өчен кирәкле файдалы матдәләргә бик бай. Мәсәлән, кымызлык, хуш исле мәтрүшкә, сары мәтрүшкә һәм ромашка әнә шундыйлардан.
Төнәтмә болай ясала: әлеге үләннәрнең барсын бергә алып, кәстрүлгә салабыз һәм өстенә кайнап торган су өстибез. Аннары шуны талгын ут өстенә куеп 5 минут кайнатабыз. Әлеге төнәтмәне сөзеп, шешәләргә тутырабыз һәм салкын урында саклыйбыз.
*Бер тапкыр рәхәтләнеп чабыну өчен бер табак суга 70-100 грамм әлеге төнәтмә җитә. Парланган вакытта шуны аз-азлап кына таш өстенә сибеп торыгыз.
*Тагын да бер ысул. 100 грамм сыра яисә квасны бер чүмеч суга салып болгаталар да, мунча ташына сибәләр. Бу да үзенә бертөрле хуш ис чыгара, нервларны тынычландыруга булышлык итә.
Читайте нас: