Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 июль 2019, 14:00

Май ашама, кефир эч!

АКШ профессоры Давид Заридзе сөт һәм сөт ризыкларын чама белеп куллануның күп чирләрне булдырмаска ярдәм итә, ди.

Оксфорд университеты профессоры Давид Заридзе сөт һәм сөт ризыкларын чама белеп куллануның күп чирләрне булдырмаска ярдәм итүе хакында әйтә.
Испания галимнәренең озак вакытлар алып барган фәнни тикшеренүләр шуны дәлилли икән. “Сөт эчү генә димәгән, көндәлек рационга әчетелгән сөт ризыкларын – йогурт, мацони һ.б. да кертергә кирәк”,- ди профессор. Ул шулай ук колбасадан ике дә уйламый баш тартырга чакыра, чөнки бу ризыкны кеше организмы өчен канцероген дип исәпли.
Димәк, дуслар, колбаса белән эшләнгән бутербродка түгел, ә кефир белән йогуртка өстенлек бирергә кирәк.
Читайте нас: