Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 июль 2019, 12:27

Яшен яшьнәгәндә ничек исән калырга?

“Күрәчәгең булса, күркә чукып үтерә”, - дисәләр дә, яшен белән шаярырга ярамый.

Шушы көннәрдә Дүртөйле районында бер ир-егетне яшен сугып үтерде. Ул, мөгаен, атка атланган булгандыр. Бу җәй яшене, яңгыры, җил-давылы, күкрәүләре һәм шул сәбәпле туган бәла-казалары белән истә калыр, мөгаен. “Күрәчәгең булса, күркә чукып үтерә”, - дисәләр дә, яшен белән шаярырга ярамый.
Хәвефсезлек кагыйдәләрен һәрчак истә тотарга кирәк.
Яшен вакытында ачык урында булсагыз:
– кесә телефонын һәм башка җайланмаларны сүндерегез, кулчатыр кулланмагыз;
– биек агачлар астына (аеруча ялгыз агач булса) яшеренмәгез. Белгечләр, аеруча имән, тупыл, чыршы, нарат астына качмаска куша;
– ышыкланыр урын булмаса, җиргә ятарга яки коры чокырга, ызанга, буразнага чүгәләргә кирәк. Җиргә якынрак булырга тырышыгыз;
– яшен вакытында урманда калсагыз, тәбәнәк үлән арасына яшеренегез;
– яшен вакытында су коенырга ярамый. Яшен күренүгә су яныннан, ярдан китегез;
– суга якын куакларга ышыкланырга да уйламагыз;
– көймәдә булсагыз, ярга таба ишегез, судан чыгу җаен карагыз;
– яшен вакытында йөгерергә, велосипедта йөрергә ярамый;
– ышык урын эзләргә туры килсә дә, йөгермәгез, сабыр гына атлап барыгыз;
– калкулыкта булсагыз, түбәнгә төшегез;
– автомобильдә китеп барсагыз, туктагыз. Бу хәтәр үтеп киткәнче биек агачлар булмаган юл читендә яки махсус тукталышта торыгыз.
– тәрәзәләрне ябыгыз, антеннаны төшерегез, машинада гына утырыгыз;
– велосипед һәм мотоциклның бу вакытта гомер өчен куркыныч тудыруы бар. Аларны җиргә яткырырга һәм, ким дигәндә, 30 метрга читкәрәк китеп торырга кирәк.
Читайте нас: