Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 июль 2019, 15:50

Чирләмәс өчен 12 кагыйдәне үтәгез

Көтелмәгән авырулардан саклану өчен галимнәр дөрес туклану буенча 12 кагыйдә эшләгәннәр.

“Ашаган ризыгыбыз – дару, эчкән даруыбыз ризык булырга тиеш” дип юкка гына әйтелмидер. Чөнки кешенең сау-сәламәт булуында аның туклануы зур роль уйный.
Көтелмәгән авырулардан саклану өчен галимнәр дөрес туклану буенча 12 кагыйдә эшләгәннәр. Әнә шуларны көндәлек тормышыбызда кулланып, барыбыз да үз саулыгын кайгыртсын иде.
1. Азык-төлекнең үсемлектән әзерләнгәнен ашау яхшы.
2. Ипи, ярма, бәрәңге ризыкларын көнгә берничә тапкыр куллану киңәш ителә.
3. Көн саен 400 грамм чамасы үзегез үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашау кирәк.
4. Гәүдә авырлыгын нормада тоту өчен көн саен физик күнегүләр ясау мөһим.
5. Майлы ит һәм ит ризыклары урынына кузаклы, бөртекле культуралар, кош ите файдаланыгыз.
6. Ризыклар белән керүче майны киметегез (тәүлеклек калориясен 30 проценттан да арттырмагыз).
7. Сөт һәм сөт ризыкларының (кефир, оеган сөт һ.б.) майлылыгы һәм тозы азрак булганын кулланырга тырышыгыз.
8. Азыкларның шикәре аз булганын сайлагыз, баллы әйберләрдән һәм эчемлекләрдән тыелыгыз.
9. Тозны мөмкин кадәр азрак күләмдә ашагыз. Көнгә аны 6 граммнан артык кулланмагыз (1 чәй кашыгы).
10. Спиртлы эчемлекләр куллансагыз, көненә чиста спиртның барлык күләмен 20 граммнан да арттырмагыз.
11. Азыкны пар өстендә, мичтә яки кайнатып пешерсәгез, май, тоз, шикәр микъдаре кимер.
12. Яңа туган баланы беренче 6 айда күкрәк сөте белән генә туендырып, аннан аз-азлап башка ризыкларны да бирә башлау мөһим.
Галимнәр тәкъдим иткән барлык кагыйдәләрне истә калдырырга һәм аларны үтәргә тырышырга кирәк. Күп кешеләр ризыкның файдалымы-түгелме икәнлеге хакында уйламыйча ашый. Чөнки алар иң башта ризыкның тәмле һәм туклыклы булуын өстен куялар. Шулай итеп адәм баласы үз организмында күр төрле чирләр башлануга юл ача.
Читайте нас: