Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 июль 2019, 15:53

Җимеш агачлары өчен нинди туфрак яхшырак?

Чия комсыл туфраклы, бераз авыш җирләрне, тау битләрен үз итә.

Алмагач, мәсәлән, җиңел кара туфракта, тирән кәсле, уртача балчыксыл һәм комсу туфракларда яхшы үсә һәм уңыш бирә.
Груша исә гумуска бай булган тыгыз балчыксыл җирне ярата.
Чия комсыл туфраклы, бераз авыш җирләрне, тау битләрен үз итә.
Слива дымлы балчыксыл һәм ашланган балчыклы туфраклар сорый, туфракның корылыгын, дым җитмәүне яратмый.
Туфрак асты катламы һава һәм су үткәрүчән булырга тиеш. Туфрагы тузансыман вак структуралы һәм бик нык көлсуланган, сазланган, ташлы, тыгыз балчыклы җирләр, туфрак асты катламы балчыклы авыр, комлы җиңел һәм вак ташлы булган җирләр бакча өчен уңышлы дип саналмый.
Читайте нас: