Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 июль 2019, 15:42

Дәртне арттыру өчен

Җенси дәртне арттыру өчен өрәңге (клен) төнәтмәсе бик файдалы.

Бүгенге катлаулы чорда күпләр даими аруга, хәлсезлеккә һәм җенси дәрт булмауга зарланалар. Бу уңайдан халык дәвалаучылары түбәндәге киңәшне тәкъдим итә.
Җенси дәртне арттыру өчен өрәңге (клен) төнәтмәсе бик файдалы икән. Бер аш кашыгы киптерелгән яшь өрәңге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтәләр. Аннан сөзеп алып, салкын урында тоталар.
Төнәтмәне салкынча килеш, стаканның дүрттән бер өлеше күләмендә, көнгә 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.
Читайте нас: