Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 июль 2019, 18:02

Көлдән кыйммәт ни бар?

Күп бакчачылар көлне санга да сукмаган булалар.

Күп бакчачылар көлне санга да сукмаган булалар. Алар сәнәгать чыгара торган минераль ашламаларны көлдән өстенрәк саныйлар. Ә бит агач көле (бигрәк тә каен утыныннан) игелә торган культураларның уңышына, аның сыйфатына тәэсир итү буенча алардан хәтта узып та китә.
Көлдә, азоттан кала, үсемлекләр өчен кирәк булган башка күп төрле туклыклы матдәләр бар. Анда калий (4-20 процент), фосфор (2-7 процент), кальций (20-31 процент), бор, марганец, молибден, цинк, бакыр һәм башка микроэлементлар бар. Аларга аеруча чөгендер, бәрәңге, кишер кебек яшелчә культуралары мохтаҗ.
Известьле ашламалар урынына көлне әче туфракларны яхшырту өчен дә файдаланырга мөмкин. Көлнең кыйммәте әнә шулар белән билгеләнә.
Читайте нас: