Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 июнь 2019, 14:55

Кайсыбер кешеләр ник ябыга алмый?

Кемдер бик ябыгырга, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләсә дә моңа ирешә алмый.

Кемдер бик ябыгырга, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләсә дә моңа ирешә алмый. Ач тору да, кичке алтыдан соң ашамау да ярдәм итми. Белгечләр монда тугыз төрле гормон белән дуслашырга кирәклеген белдерә.


Эстрогеннар

Хатын-кызларның җенси гормоннары аналык һәм җенси формалар булдыру өчен җавап бирә. Канда бу гормон күп булганда май күзәнәкләре арта. Артык килолар нигездә янбашка утыра. Шулай симертә.

Итне нык яраткан кешеләрдә бу гормоннар тизрәк арта, чөнки ит эстрогенны арттыра. Бүген авыл хуҗалыгында ит продукциясе өчен үрчетелгән малларны тиз үстерә торган гормон белән тукландыралар. Ул ит аша безнең организмга эләгә һәм гормональ фонны үзгәртә. Шул бәлагә тарымас өчен итне азрак кулланып, күбрәк яшелчә ашарга тәкъдим ителә.


Грелин – ашказанында эшләнеп чыгучы ачыгу гормоны. Грелин баш миенә сигнал биргәч, аппетит ачыла. Сирәк ашаган саен ныграк ачыктыра башлый. Бу гормонны алдау өчен ашказанына гел нидер “ыргытып” торырга кирәк. Болай иткәндә һәрвакыт тук йөрерсез.

Тыныч йокы һәм җан тынычлыгы булганда грелин тәртиптә булыр. Сигез сәгать тәмле йокы йоклаган кешедә бу гормон нормадан тайпылмый.


Нейропептид Y

Татлы, баллы ризыкларны һәм тәмләткечләрне чикләгез!

Бу гормон да баш миенең ачыгу өчен җавап бирүче үзәгенә йогынты ясый. Ул артып китсә, аппетит ачыла. Нейропептидның артып китүен бил, янбаш, бот тирәсендә йомрыланып китүгә карап белеп була. Бу гормонны нормада тоту өчен баллы, шикәрле, татлы ризыклар, ароматизаторлар, тәмләткечләрне чикләргә кирәк. Аз-аз гына ешрак ашагыз! Ачыгып йөргән кешедә бу гормон арта.


Серотонин

Татлы камыр ашларын физик күнегүләргә, чикләвек, йомырка, сыр һәм ананаска алыштырыгыз!

Сератонинның яхшы кәеф чыганагы булуын беләсездер инде. Ул җитмәсә кеше кәефсезләнә, күңел төшенкелегенә бирелә. Бу бәхет гормоны җитмәгәндә кеше берүзе бер тортны ашап бетерергә әзер була.


Инсулин

Хәмер, фастфуд, татлы эчемлекләрне чикләгез.

Инсулин күзәнәкләрне глюкоза белән тәэмин итә. Тиз эшкәртелүче углеводлар белән тукланганда инсулин күпләп эшләнеп чыга башлый. Ул артуга глюкоза кими, кеше тагын ачыккан кебек була. Шуннан тагын кул татлы камыр ашларына сузыла. Аны ашаган саен симертә.


Кортизол

Кәһүә белән чәйне күп эчмә, ешрак саф һавада йөре.

Бу гормон артканда гәүдәнең корсак һәм муен өлешендә май катламы туплана. Кортизолны кофеин арттыра. Көненә 20-30 минут саф һавада йөрү аны нормага китерә.


Адипонектин

Кабак төше, шпинат һәм кәбестә ашагыз!

Бу гормон арткан саен кеше тизрәк ябыга.


Тестостерон

Бу гормонны дөрес нормаларда тоту өчен соя, зәйтүн, җитен, рапс мае кергән азыклар ашарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Ул нормадан артып китсә, кулларда, күкрәктә, муенда май катламы арта.


Мелатонин

Бу гормон нормада булганда кеше симерми. Йокы туйганчы йокламау - симерүнең бер сәбәбе. Азрак йоклаган саен симерүгә каршы тору катлаулаша. Ләкин моңа йокы даруы эчеп ирешеп булмый.


Аш өстәлендә сөт, яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, диңгез азыклары, балык булсын. Шул ук вакытта хәмер, кофеин, татлы суларны чикләргә кирәк. Режим белән йокларга, тукланырга. Кичке ашка сөт азыклары һәм дуңгыз итен кертмәгез. Ул инсулинны арттыра.

Сератонин, мелатонин һәм тестостерон дөрес эшләнеп чыксын өчен спорт белән шөгыльләнегез. Грелин нормада булсын өчен ике стакан су, ун тапкыр чүгәләп алу һәм көлү җитә.


Әйткәндәй, гомере буе тәгәрәтеп йөртерлек симез Александр Цекало 58 яшенә җиткәч, 28 яшьлек хатыны Дарина Эрвин хөрмәтенә 10 кг ябыккан.


Читайте нас: