Бурыч сазлыгына батып, туганнарны, гаиләне авыр хәлгә куеп, тормыш ямен җибәрмәс өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
• Кредит алыр алдыннан үзегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз: чыннан да, сезгә кредит алу кирәкме? Әллә сез бу проблеманы башка юллар белән дә хәл итә аласызмы? Кредитны вакытында түләп бара алуыгызга ышанасызмы? Хезмәт хакыгыз кредит түләп барырга җитәчәкме?
• Кемдер сораганга, бигрәк тә кредит кирәк булган кеше безнең ил гражданы булмаганда, үз исемегезгә кредит алудан баш тартыгыз!
• Таныш булмаган кешегә паспорт турындагы мәгълүматны бирергә, шикле җирләрдә паспорт копияләрен калдырудан сак булыгыз.
• Паспортыгызны югалтсагыз, күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, шул ук көнне полиция бүлегенә барып, паспорт югалту турында гариза язарга кирәк.
• Түләнми калган тиеннәр калмадымы, кредитның без күрми калган шартлары булмадымы икән дип борчылып йөргәнче, кредитны ябып бетергәч тә, банктан кредитны түләп бетерүегез турында белешмә алыгыз. Аны һәрбер банк бирергә бурычлы.
• Кредитны түләп бетергәннән соң да түләү кәгазьләрен, квитанцияләрне өч ел сакларга киңәш ителә.