Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 июнь 2019, 17:49

Мәҗлескә чакырулы булсаң, нәрсә белергә кирәк?

Мәҗлесләр – гадәттә, нинди дә булса истәлекле датага кем өчендер иң истәлекле көн.

Мәҗлесләр – гадәттә, нинди дә булса истәлекле датага кем өчендер иң истәлекле көн. Әгәр сез дә шул истәлекле көн шатлыгын уртаклашырга чакырылгансыз икән, димәк аны матурлауга, ямьләүгә өлеш кертергә тиешсез. Моның өчен кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк булыр.
1. Әгәр сез төрле сәбәпләр аркасында туй мәҗлесенә бара алмыйсыз икән, хуҗаларны алдан кисәтергә кирәк. Бүгенге кыйммәтчелек заманында кафе-рестораннарда гына түгел, өйдә үткәрелсә дә, туй табыны кеше исәбеннән чыгып әзерләнә.
2. Туйга буш кул белән бармыйлар, билгеле. Тик бүләкне уйлап сайларга кирәк. Соңгы арада акча салу гадәте барлыкка килде. Моңа карата карашлар төрле: берәүләр яшьлек туен хәтерләтеп торыр өчен бүләк булса яхшырак, ди, икенчеләр, яшь пар үзенә ошаган әйберне үзе сатып алыр, ди. Килешегез, монда кеше фикере түгел, ә яшь парның үз фикере мөһим. Җаен туры китереп, үзләреннән сорасагыз — отарсыз гына.

— Акча салуның үз кагыйдәләре бар. Нинди булса да купюраны котлау открыткасына степлер яки скрепа ярдәмендә «беркетеп» кую хәзер инде килешә торган эш түгел. Аны исемегез язылган конверт-открыткага салу дөрес булыр. Ябыштыру мәҗбүри түгел.

— Әгәр инде «акча бүләк түгел» дигән кагыйдәдән чыгып эш итсәгез, ә яшьләрнең атап әйткән әйберләре булмаса, сайлау сездән. Тик барыбер матурлыгына кызыгып, файдасыз нәрсәләр бүләк итүдән сакланыгыз. Бигрәк тә туйга сервизлар, юрган, пледлар күтәреп килү «ямьсез». Аларны бүләк итү «безгә килгән, бездән китсен», «ярамаган тагы» дип әйтү белән бер.
3. Бүләкләрне тапшыруның да үз нечкәлекләре бар. Әгәр туй йортта башланып, башта шунда баргансыз, ә мәҗлес кафеда үтә икән, бүләкне алып бару кирәкмәс. Артык мәшәкать кенә. Иң яхшысы, хуҗаларга әйтеп, йортта калдыру. Ә котлаганда, бүләгегезне атап үтү дә җитә. Иң мөһиме, кунакларны ышандыру түгел бит, ә бүләк итү.
4. Котлау открыткалар. Хәзер алар бик күп һәм төрле. Татарча да, урысча да әзер шигырьләр белән язылганнары бар. Ләкин аларның «мода»сы чыгып бара. Кеше үз кулы белән язган теләккә җитми. Шуңа күрә язулы открытка алган очракта да исемегезне язып кую белән генә чикләнмәгез. Берничә теләк тә языгыз.
5. «Әйдәгез сез котлагыз, юк, башта тегеләр котласын» дип ялындырып, кыенсынып утыру — иң ямьсез күренеш. Тамада яки хуҗалар котларга сүз бирә икән — «сикереп торып басарга» кирәк. Сүз байлыгыгыз булмаган очракта да яшь парга берничә җылы сүз табарга буладыр. Мәҗлескә чакырылгансыз икән, алар сезгә ят кеше түгел.
6. Табын артында утырганда да берничә кагыйдәне онытмаска кирәк. Кунакларның һәркайсы өчен чүпрәк салфетка каралган. Ул тезгә салына. Өстәлдән кузгалганда, аны алып, тарелканың сул як читенә куеп калдыралар. Буталмый да, идәнгә төшеп югалмый да. Һәм берүк аларга майлы кулларыгызны, авызыгызны сөртмәгез. Аның өчен өстәлдә кәгазъ салфеткалар тора.
7.Табынның теге башында күптәнге танышыгыз утыруын күрсәгез дә, кычкырып исәнләшергә, сөйләшергә тотынмагыз. Баш кагып исәнләшү җитеп торыр. Ә өстәл артыннан чыккач, янына барырсыз.
8. Шулай ук күршеләрегез белән төрле чирләр, күңелсез вакыйгалар турында гәп кору килешми. Мәҗлескә җыелуның төп сәбәбен онытмагыз.
9. Ниндидер сәбәп белән мәҗлеснең ахырына кадәр кала алмыйсыз икән, «тәнәфес»кә чыккан арада, хуҗаларга рәхмәт әйтеп (яшь парга да шул исәптән), башкаларга сиздермичә чыгып китүегез хәерлерәк. Мәҗлестәгеләр белән кычкырып-кычкырып саубуллашып йөрү кирәкми. Бәйрәм сезнең өчен тәмамланды, ә калганнар өчен ул дәвам итә.
Менә шушы берничә кагыйдәне генә дә исегездә тотсагыз, туй мәҗлесен ямьләүгә үз өлешегезне керттегез дип исәпли аласыз.
Читайте нас: