Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 июнь 2019, 12:32

Савыт-саба юа торган губка нәрсәсе белән хәвефле?

Савыт-саба юа торган губка – коточкыч инфекция чыганагы икән.

Савыт-саба юа торган губка – коточкыч инфекция чыганагы икән. Немец галимнәре тикшерү өчен илнең төрле шәһәрләреннән кулланылышта булган губкаларны җыеп алган. Аларның күпме вакыт кулланылганын, ни рәвешле чистартылып торуын – барысын да исәпкә алып, тикшерү үткәргәннәр.
Нәтиҗәдә, галимнәр губканың һәр сантиметрында 362 төрдәге 54 миллиард бактерия күзәнәге барлыгын ачыклаган. Иң куркынычы- аларның күбесе сәламәтлек өчен зыянлы, төрле авырулар, инфекцияләр китереп чыгарырга мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, губканың тышкы ягында да, эчке ягында да куркыныч микроорганизмнар “кайнаша” һәм алар вакыт үткән саен арта гына бара.
Тикшеренүчеләр губкаларны даими дизенфекцияләп һәм ким дигәндә атнага бер тапкыр алыштырып торырга киңәш итә.
Читайте нас: