Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 апрель 2019, 02:55

Батырга да ял кирәк

Бүгенге заманда кешенең үз-үзе белән генә калырга бер мөмкинлеге дә юк. Гаджетлар аша кирәк-кирәкмәгән ыгы-зыгы аны берөзлексез эзәрлекли. Җыелган мәгълүматтан, уйлардан баш мие арый... Шуңа күрә, һичшиксез, көн саен 10 минутлык “тынычлык вакыты” оештырырга кирәк.

Моның өчен бер кеше дә борчымаслык уңайлы вакыт сайлагыз (кем өчендер ул иртәнге якта булырга мөмкин, кем өчендер кичкырын) һәм телефон, телевизор, компьютерны сүндереп, игътибарны җәлеп итәрлек бөтен нәрсәне алып куегыз. Аннары бер урынга җайлап утырып (ятарга ярамый!) 10 минут берәр нәрсә күзәтегез. Тәрәзәдән карап утырырга, обойдагы бизәкләрне, бүрәнә ярыкларын күзәтергә була. Тик почмактагы пәрәвәзләрне күреп, өй юарга көн билгеләп утырмагыз. Бернәрсә турында да уйламаска тырышыгыз. Бу 10 минут баш миенә “эленеп калган” компьютерны сүндереп кабызган кебегрәк тәэсир итә. Ягъни кирәкмәгән уйлардан арыну, башны ял иттерү, җаваплы эш алдыннан игътибарны туплау һ.б. Мондый уйламый торулардан соң башыгызның яхшырак эшли башлавын үзегез дә сизәрсез.
Читайте нас: