Бит тиресен чистарту өчен дә сатып алынган битлекләр урынына шул ук күмер (активированный уголь) төймәсе ярдәмгә килер. Ярты төймәне вакларга, 5 мл кайнар су һәм 4 г желатин салырга. Яхшылап бутагач, биткә сөртергә. Тулысынча кипкәч, ипләп кенә битлекне бер кырыеннан тотып салдырырга.