

Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генераль директоры Марат Вәсимов аңлатканча, белгечләр мәчет бинасын яктыртуның берничә вариантын тәкъдим иткәннәр. Аларның һәркайсының кичке һәм төнге вакыт өчен, шулай ук төп мөселман һәм дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә төсле схемалар җыелмасы бар. Техник һәм дизайнер сынаулары нәтиҗәләре буенча йомгаклау вариантын билгеләделәр.
Объектта төрле төстәге һәм төсмердәге 1200 лампа кулланылачак. Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында мәчетнең булачак кыяфәте шәһәр ландшафтына гармонияле рәвештә туры килергә, шулай ук эстетик һәм техник таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.