

Русиядәге 4200 татар авылының берсе булган Яңа Балакта мәчет ачылды.
Борын-борын заманда безнең авылда мәчетне сүтеп мәктәп корганнар. Шул мәктәптә, “мәчет” сүзен ишетеп тә белмәгән без, берничә буын совет балалары, заманча белем алганбыз. Әмма мәчет манарасы киселгәннән соң 90 ел узуга шул атеист балалар авылда мәчет ишекләрен ачып кердек. Бу юлы киресенчә килеп чыкты – “бетә” дигән авылда “оптимизацияләнгән”, шул көннән башлап беркемгә кирәкмәгән, вакыт яңгырлары астында җимерелеп барган мәктәп бинасын тергезеп, манарасын утыртып, мәчет ачылды. Бүген, вакыт күз иярмәс тизлектә җилдергән бер мәлдә, артта калган бу 90 ел һич арттырусыз, 900 ел булып тоела кебек. Никадәр хәл-вакыйгалар узды бит бу еллар агышында?.. Әмма хәтер бер дә картаймый дигәннәре хак. Яңа Балак авылы, анда яшәүче, шунда туып-үскән уллары-кызлары изге җиргә тугрылык саклый белә, ул бик көчле дип әйтер идем хәтта. Чөнки, Русиядәге 4200 татар авылының берсе булган Яңа Балакта ел әйләнәсенә егерме бишләп кенә йортта ут яна. Әмма бу авыл кешеләре тырмашып-тырмашып яшәргә, шушы ифрат матур табигатьле, искиткеч тәмле сулы, җиләк-җимеш өчен эзләп тә таба алмаслык уңдырышлы туфраклы изге җирне сакларга тырыша. Ни кызганыч, биредә кендек каны тамар, беренче кат тәпи китәр сабыйлары да юк инде аның. Ә менә кешеләре өметле киләчәккә ышана, шуңа 2021 елда Бөек Ватан сугышы елларына багышланган стела ачтылар, 2025 елда ППМИга кушылып, юл хәлен бераз яхшырта алдылар, ә быел, бетерелүенә 90 ел узганнан соң, мәчет эшли башлады. Шул стеланы ачканда, янәшәдә ятимсерәп утырган мәктәп бинасы белән ни хәл итәргә дигән уй туган иде. Күп тә үтмәде, авылдашыбыз, озак еллар читтә яшәүче Ирек Харис улы аны мәчет итеп ачу теләген белдерде һәм шул көннән тагын тынгылык бетте – Яңа Балакта туып-үскәннәр, әти-әниләренең, әби-бабаларының туган җире булган буыннар да –кем ничек ярдәм итә ала эшкә кереште....
Бинаны сатып алып, рәсмиләштерү өчен шактый вакыт китте. Аннары хәйриячелек, төзелеш эшләре башланды. Мәчетләрне борын-борыннан ук шул төбәк халкы бердәмлеге белән төзегәннәр һәм эшләткәннәр, Яңа Балак кешеләр дә моны аңлап кушылды. Ирек абый Хәлимов хөрмәтле кеше буларак, аңа ярдәм кулы сузучы дуслары, иганәчеләр дә күп булды. Мәчет төзү уе туганнан башлап тынгысыз ритмга күчкән хаклы ялдагы бу ир-егет өчен Бакалы белән Яңа Балак арасы тагын да “якынайды”, һава шартларына карамастан, юлсыз, күперсез Рәҗәп-Яңа Балак урамнарына “тузан төшерми” эшне дәвам итте.. Авылдашлар да актив булды. Өмәләр, төзелеш эшләре, манара утырту, эчке эшләр, мәйдан, әйләнә-тирәне төзекләндерү һ.б. бихисап эшләр туктаусыз дәвам итте. Һәм менә август ахырында, кояшлы, җиләс бер иртәдә авыл өстендә Корьән аятьләре яңгырады. Җыелган мөселман кардәшләрне тәбрикләп, Ирек Харис улы мәчеткә исем бирелүен һәм шул көннән аның эшли башлавын игълан итте. Инде арытаба киңкырлы эшчәнлек өчен мәчеткә имам-хатиб һәм хәзрәт кирәк була. Алары да булыр, эш бара, ә әле инде Аллаһның 99 исеменең берсе белән аталган Әл- Хәлиим (тыйнак) мәчете иртәдән-кичкә кадәр ачык, теләгән һәркем кереп намаз укып, сәдакә салып китә ала. Ә читтән зират кылырга кайтучылар күпмеп анда? Менә аларга да тукталып, якыннары рухына дога кылып китү урыны бар хәзер.
Бу көнне Ирек Харис улы мәчет төзелешендә катнашкан һәркемгә үз исеменнән дә рәхмәт белдереп, Ходайның рәхмәтләренә ирешүләрен теләде. Беренче көннәрдән үк ярдәмгә килгән, бү шатлыклы көнне күрә алмаган авылдашларыбыз – Шарапов Тәлгать, Хәбиров Рафаил, СВОда һәлак булган Айдар Гыймазовларның рухлары шат булсын дип хөрмәт белән искә алды. Ә авылыбыз старостасы, булдыклы ир-егет Таһир Латыйповка тырышлыклары өчен рәхмәт белдереп, инде эшли башлаган мәчет өчен җаваплылыкны тапшырды. Бу ир-егеткә өметләребез зурдан...
Бу чарага бик теләп килгән Чакмагыш район советы секретаре Фаил Ишморатов райондагы 27нче мәчетнең нәкъ Яңа Балакта ачылуын, Рәҗәп авылы биләмәсендә беренче булуын хуплап билгеләде.
–Иман йорты, Аллаһ йорты киләчәктә дә авылны берләштереп торсын. Мәчетләргә җыелып, намазлар укып,СВОдагы якташларыбызның җиңү белән, исән-имин йөреп кайтуларын теләп торырга язсын, –диде. Аллаһ йорты төзелешендә зур активлык күрсәткән Марат Мофаззаловка, Айдар Хәбибуллинга, Ирек Хәлимовка район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәчет төзү эшләре башыннан киңәшләре, матди ярдәме белән көч өстәп торган авылдашыбыз Әнәс хәзрәт изге эшне бәяләп, бәйрәмгә рух өстәде. Дини белем алырга, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп яшәргә насыйп булсын дип теләде ул.
Аннары барча халык мәчеткә үтте. Иң тантаналы мизгелләр җитте – бер гасырга якын вакыттан соң, Яңа Балак авылы мәчетендә азан яңгырап (Ходайның рәхмәте төшсен, азанны авылыбыз кияве Рәфи Гали улы әйтте), беренче тапкыр җәмәгать белән намаз укылды... Бу мизгелләрдә һәркем дулкынлану кичергәндер, барсының да күзләре дымлангандыр..
Авылыбыз остабикәсе, ветеран укытучы Рида Мотаһар кызы әйткәндәй,тарих кабатлана, мәктәп белем бирсә, мәчет авыл халкына иман, рух биреп торыр. Бу тантаналы көн барыбызны да Аллаһка якынайтты.
Изге бәйрәм мул сыйлы зур Корьән табыны артында дәвам итте. Аны әзерләгән уңган ханымнар да Ходайның рәхмәтенә ирешсен. Яңа Балак авылы кешеләре эшләгән эшләр уң булсын, алар нинди яхшы эшкә тотынса да, Ходай ярдәмен кызганмасын, җиңел юлларын ачып торсын. Ирек Харис улы кебек фидакарьләр янында фикердәшләре күп булып, тормышлар яхшырсын, авыллар яшәсен иде.
P.S. Тарихи фотода без укыган мәктәп, ягьни мәктәп итеп корылган иске мәчетебез бинасы. 70нче еллар...