Динебез – Ислам
11 Сентября , 09:59

«Фил» сүрәсе

«Фил» сүрәсе«Фил» сүрәсе
«Фил» сүрәсе

«Фил» сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم. أَلَمْ تَرَى كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ. أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ. وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ. تَرْمِيْهِمْ بِحِجَارَةٍ مِنْ سِجِّيلٍ فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَأْكُولٍ «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм тәра кәйфә фәгалә раббүкә би әсхәәбил-фиил. Әләм йәҗегаль кәйдәһүм фии тәдълиил. Вә әръсәлә галәйһим тайран әбәәбиил. Тәръмииһим бихиҗәәратим миң сиҗҗиил. Фәҗәгаләһүм кәгасфим мәэкүүл.

(Син күрмәдеңме, Раббың фил хуҗалары белән ни эшләгәнне? Ул аларның хәйләләрен адашуга әверелдерде. Ул аларга кошларны төркемнәре белән җибәрде. Ул кошлар аларга кайнар ташлар яудырдылар. Шул заман Аллаһы Тәгалә аларны орлыклары ашалып беткән иген кыры кебек итте).

"ФИЛ" СҮРӘСЕНЕҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ

Ни өчен фил дип атала ул? 

Әлеге сүрәнең тарихы болай. Йәмән патшасы Әбраһә, Мәккәдән мең чакрым ераклыкта, үзенең хакимлек кылган шәһәре Сангәдә, зур потханә төзеткән.

Потханәсенә хаҗ кылучылар килә башлап, алардан зур табыш алырга ниятләгән патшаның эшләре барып чыкмый. Кешеләр мәҗүсилектә булсалар да аның шәһәрендәге потханәгә түгел, ә Мәккә шәһәрендәге гыйбадәтханәгә (Кәгъбәгә) хаҗ кылуын дәвам итә.

Моңа ачуы килгән Әбраһә зур гаскәр туплап, Мәккәдәге Кәгъбәне җир белән тигезләүне максат итеп, яуга кузгала. Аның гаскәрендә сугыш филләре дә була, Әбраһә алар ярдәмендә изге бинаны җимерергә ниятли. Ләкин Аллаһ Тәгалә Үзенең йорты, мөселманнарның булачак кыйбласы, төп гыйбадәтханәсе Кәгъбәне җимерүдән Үзе саклап кала. Ул әбәбил кошы дип аталган, бер төркем кошларны Әбраһә гаскәре өстенә җибәрә. Аллаһның әмере илә, Мәккәгә килеп җиткәч, сугыш филләре туктап кала, аларны күпме генә куаласалар да Кәгъбәтуллага якын да китерә алмыйлар. Шулвакыт әбәбил кошлары томшыкларында җәһәннәмнән булган вак ташлар алып киләләр һәм гаскәр өстенә ташлыйлар. Таш тигән һәр сугышчы шунда ук һәлак була. Мәккә халкы шәһәрдән чыгып әлеге могҗизалы котылу вакыйгасын таудан күзәтеп торган.

Бу хәлләр пәйгамбәр Мөхәммәд (саллалһу галәйһиссәләм) туачак елны булып узган һәм аның кешелек дөньясына киләчәгенең бер галәмәте, бер илаһи билгесеннән саналган. Фил вакыйгасы турында тулырак мәгълүматны пәйгамбәребезнең тормыш юлы (сира) китабыннан укырга була.

Чыганак: igelek. ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас