

“Галия” мәдрәсәсе бүген гади уку йорты гына түгел. 1906 елда аңа нигез салып, меценатлар һәм гади мөселманнар киләчәк буыннар гыйлем алсын өчен зур эш башкарып калдыра.
Үзгәртеп кору елларында ул ябылып торганнан соң, 1997 елда яңадан тергезелде. Башта Мостай Кәрим урамында (элеккеге Социалистик) урамында урнашкан Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә бинасында яңа сулыш алып эшли башлады.Башта укулар курслар рәвешендә үткәрелде, 2001 елда исә дүрт еллык уку программасы белән беренче шәкертләр кабул ителде. Кырмыскалы районының Ильтуган авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов – беренче чыгарылыш шәкерте.
Бер ел элек Уфа шәһәрендәге элеккеге балалар бакчасы бинасын алып, ремонт эшләре һәм яңа уку корпусы ачу эшләре башланды. Башта косметик ремонт кына дип башланган ремонт капитальга әйләнде: 1963 елда төзелгән бинага тулысынча реконструкция ясарга туры килгән.
Бөтен эшләр дә җәрия сәдакасе бирүче иганәчеләр, волонтерлар ярдәме белән эшләнгән. Бүген инде анда заманча интерактив такталар булган уку аудиторияләре, таһәратханә, намаз уку бүлмәләре, студентлар үзләре дә милли ашлар пешерә торган ашханә, спорт залы бар. Хәвефсезлек өстенлекле санала: яңа янгын сигнализациясе урнаштырылган, бөтен инженер системалары алмаштырылган.
Тантанага Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти А
йнур хәзрәт Биргалин, дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча совет рәисе урынбасары Руслан Карамышев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гөләрия Ялчикаева, Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.