Динебез – Ислам
6 Сентября , 15:10

Исем алмаштыру: «Кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин»

«Яңа тормыш башлар өчен исем алыштырырга кирәк» дигән сүзләр чагыла ул социаль челтәрләрдә. Интернетта да казына-казына бик күп кешеләрнең тарихларын укыган бар.   

Исем алмаштыру: «Кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин»Исем алмаштыру: «Кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин»
Исем алмаштыру: «Кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин»

Күптән түгел бер танышым да үзенең исем алмаштыруын сөйләгән иде. Исеме турында да сүз түгел иде, ничектер бергә каһвә эчеп утырганда сорыйм синең исемеңне бутыйлармы соң ул — Камиләме яисә Гөлнарамы син? Кайсы исемең дөрес? Шуннан бу үз тарихын сөйләп китте. Һәм беләсезме, ни хикмәт, исемен алмаштыргач тормышы яхшы үзгәреп киткән булып чыкты. Сәламәтлек, карьера һәм башкасы булсынмы, бар әйбере җайланган. Әлбәттә, ул бу эшен хәзрәт белән киңәшләшеп башкарган, дин әһеленнән яңадан исем куштырган. 

Дин ягы буенча менә мондый фикерләр бар. 

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, исем алыштыруны Ислам тыймый. Ләкин шуны онытмаска кирәк, яңа исем уңай мәгънәле, дингә якын булырга тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сабый дөньяга аваз салгач, ата-ана аңа матур, мәгънәле исем кушарга тиеш”, – дип әйткән. Исем – нәселнең асылы.

Килеп туган һәрбер мәсьәләдә без чыганакларга таянып эш итәргә тиешбез. Бу очракта Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм дин галимнәре нәрсә эшләгән? Әйе, Рәсүлебез (с.г.в.) кешеләрнең исемнәрен алыштыра иде. Мәсәлән, татарларда Габдулла исеме киң таралган. Ул Аллаһы Тәгаләнең колы дигән мәгънәдә. Элек ул гарәпләрдә төрле потларның коллары буларак билгеле иде. Рәсүлебез бары тик авыр, мәгънәсе ягыннан матур булмаган исемнәрне алыштырган.

Татарлар арасында исем алыштыру модага кереп китте, соңгы вакытта бик күпләр исемнәрен алыштырырга дип мәчеткә килә. Берәүләр бер күрәзәчегә бардык, исемең шундый авыр, ямьсез, бөтен тормышыңны бозырга сәләтле диде, шуның өчен килдек, диләр. Ни генә булмасын, исем алыштыру гына кешенең язмышын тулысынча үзгәртә алмый. Рәсүлебез (с.г.в.) үзе болай ди: “Әгәр исем алыштырып кына язмышлары үзгәрә дип уйласалар, тизрәк тау күчәр иде”, - ди. Пәйгамбәребез хәдис-шәрифләрендә дә әйтә: “Йөрәк турысындагы бер кисәк чиста булса, бөтен тән чиста булыр”. Ягъни, йөрәкне төрле начарлыктан чистартырга кирәк. Хәерсез исемнәр кушудан тыелырга. Әгәр әти-әниләрегез кушкан исем төпле, яхшы мәгънәле икән, аны үзгәртергә кирәкми. Безгә күп очракта, исемнәрен үзгәртү өчен тормышларында кыенлыклар туган, эшләре начар барган кешеләр мөрәҗәгать итә.

Гадәттә, исем кешегә тугач та кушылса да, тормыш дәверендә ул үзенә башка исем алу тыелмый. Кайвакыт, хәерле дә булырга мөмкин. Сөекле пәйгамбәрезнең ике вакытта кешеләрнең исемнәрен алыштыруы күренә. Беренчесе, кеше күтәреп йөргән исем аеруча зур мәгьнәгә ия булганда. Чөнки, кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин. Мәсәлән, пәйгамбәребезнең хатыны Зәйнәпнең исеме баштарак Бәрра – “бик изге” мәгьнәсендә булган. Пәйгамбәр, аны тыйнаклыкка өндәп, Зәйнәпкә алыштырган. Әмма бу динебездә киңәш рәвешендә килә һәм мәҗбүри таләп булып тормый.

 

Исем алмаштыру: «Кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин»
Исем алмаштыру: «Кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин»
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас