

Хәзерге көндә ислам динен өйрәнә, шәригать кушканча яшәргә омтыла. Бу изге Ураза, Рамазан аенда ураза тоту, 5 вакыт намаз уку, хаҗга бару кебек гыйбадәтләрдә дә ачыктан-ачык рәвештә күренә. Коръән укырга өйрәнү, дини чараларда катнашу, Коръән ашы үткәрү, садака бирү кебек гамәлләр кешене дингә якынайта, рухны сафландыра. Ел саен гошер садакасы бирергә гадәтләнү дә мөселман кардәшләрнең хәләл көч белән тапкан малын бәрәкәтле итә.
Пәйгамбәр Сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Садака малны киметми», – дип әйткән. Бер капчык, бер тартма уңышын садака итеп тапшырудан беркем дә ач калмаячак, шөкер, туклык заманында яшибез.
Ислам динендәге һәр бәйрәм, һәр садака, һәр гыйбадәт кешеләр арасын якыйната. Кардәшенә ярдәм иткән кешегә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше садака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер садакасы итеп бирергә кирәк. Балның гошере егермедән бер өлеш нисбәтендә исәпләнә.
Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Күпләр мәчеткә тапшыра, алар үзләре мохтаҗларга тарата, калганы шәкертләрне ашату өчен тотыла.
Садаканы мәчеттә дини гыйлем үзләштерүче шәкертләргә бирү дә хәерле.
Җәлил хәзрәт Фазлыев фикере:
– Гади халыкны гына түгел, инвесторларны да гошер садакасын бирергә күндерергә мотлак. Бу мәсьәлә аксый әлегә. Әйтик, басудан 5 миллион тоннадан артык уңыш җыелган икән, 500 мең тоннасы гошер булырга тиеш. Без шушы әйберләрне шул ук инвесторларга өйрәтергә, исләренә төшерергә тиеш. Алар әле гошер садакасын тулысынча чыгармый, – дип саный икән хәзрәт.
«Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән.
Димәк, бакчада үстереп алган әйбәт, ашарга һәм
утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә кирәк.
Садаканы күп бирү гөнаһларның гафу ителүенә, бәла һәм афәтләрдән имин яшәүгә сәбәп була, ди дин галимнәре.