Динебез – Ислам
6 Сентября , 11:38

Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярыймы?

Сорауга җавап менә болайрак. 

Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярыймы?Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярыймы?
Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярыймы?

Туганнарга бирергә ярыймы, дип сорыйлар. Үзең карап тәрбияләргә бурычлы кешеләрләрдән: әти-әни, әби-бабай, балалардан кала, башка мохтаҗ туганнарга бирергә ярый.
Мохтаҗ булмаган кешегә сәдака биреп, аны теләнчелеккә гадәтләндерү – мәкруһ.
Садака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-
аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу садака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит.

Фото: БР Журналистлары фотобанкы. Гөлназ Гыйниятуллина («Торатау») фотосы.

Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярыймы?
Гошер сәдакасын туганнарга бирергә ярыймы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас