

Биш вакыт намазны соңга калдырып уку яки барысын бергә җыеп уку дөрес гамәлме?
Рөстәм хәзрәт Гәрәев җавап бирә:
-Юк, бу һич тә дөрес гамәл түгел. -Беренчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә бу турыда кат-кат әйтә: «ДӨРЕСЛЕКТӘ НАМАЗ УКУ БИЛГЕЛЕ БЕР ВАКЫТТА ФАРЫЗ БУЛДЫ» – ди.
Көненә биш вакыт Намазны ФАРЫЗ кылган кебек, Намазның һәрбер вакытын да ФАРЫЗ кылды. Намаз эшне калдыра, вакытым юк дию – аклану гына. Ник дигәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам әйтте: "Аллаһ Тәгалә адәм баласына хәленнән килмәгән, эшли алмаган йөкне йөкләмәде" – диде. Димәк намаз вакытны да алмый, эшне дә калдырмый, Бу бары шайтан вәсвәсәсенә бирелгән дини надан кешеләр аклануы сүзе генә.
- Әгәр дә без биш вакыт намазның укыла торган фарызларын бергә карасак, һәрбер намазга якынча биш минут вакыт кирәк. Уйлап санап карасаң бу вакытлар бик тә әз.