Динебез – Ислам
14 Августа , 09:36

Мәүлид ае, аның файдасы һәм фазыйләтләре

Мәүлид ае, аның файдасы һәм фазыйләтләреМәүлид ае, аның файдасы һәм фазыйләтләре
Мәүлид ае, аның файдасы һәм фазыйләтләре

МӘҮЛИД – сөекле Пәйгамбәребезне (ﷺ) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы.

Пәйгамбәр (ﷺ) туган көн елның иң хөрмәт ителә торган көннәренең берсе булып исәпләнә һәм ул рабигүл әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә.

Пәйгамбәрнең (ﷺ) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатланган кешенең гөнаһлары, шиксез, кичереләчәк. Шуңа күрә бу айны, шул исәптән Мәүлид көнен дә, аерым билгеләп үтәргә кирәк, гәрчә мөселманнар үзләренең  Пәйгамбәрләрен (ﷺ) һәрвакыт искә алып, аның тормышын-эшчәнлеген һәрвакыт өйрәнеп торырга тиеш булсалар да. Шуның өчен Мәүлид көнендә Пәйгамбәрне (ﷺ) искә алып кына калмыйча, аның турында мөмкин кадәр күбрәк белемнәр алырга да тырышырга кирәк. Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең (ﷺ) тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Аллаһ Рәсүленең (ﷺ) тормышы һәм  пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала.

Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре үткәрү – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат, олуг ысул. Шуның өстенә галимнәр һәм Аллаһ юлына өндәүчеләр Пәйгамбәрнең (ﷺ) күркәм холкы, өстенлекләре, гыйбадәт кылулары һәм тормышының башка вакыйгалары турында башка мөселманнарның исләренә һәрвакыт төшереп торырга тиеш.

“Кем дә кем үз мөселман кардәшләрен өенә МӘҮЛИД мәҗлесенә чакыра икән, аның өчен сыену урыны “Наим” җәннәте (Бәхет җәннәте) булыр”, – дигән. Сәрию әс-Сәкати болай дип билгеләп үткән:

“Кем дә булса Мәүлидкә барам дигән ният белән өеннән чыга икән, ул кеше – Җәннәт бакчаларына сусаган кеше” (бу сүзләр “Ән-нигъмәт әл кубра гал галәм” китабыннан. – Б. 5. – Шәйхелислам Ибне Хаҗәра Хайтами).

Мәүлид үткәргән йортка Аллаһның рәхим-шәфкате иңәр, ул йортны фәрештәләр уратып алыр, ул йорт нур белән тулыр, андагы бар кешеләргә дә Аллаһның бәрәкәте иңәр. Бу йорт кешеләренә Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил (аларга Аллаһның сәламе булса иде) фәрештәләр фатыйха бирер. Бөек имам әс-Сөюти шулай дип раслаган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас