Динебез – Ислам
14 Августа , 10:13

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы турында (кыскача)

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы  турында (кыскача)Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы  турында (кыскача)
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы турында (кыскача)

МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ﷺ туу вакыты һәм урыны: 571-нче елда, рабигыль-әүвәл аеның 12-сендә, дүшәмбе көнне Гәрабстандагы Мәккә шәһәрендә.

Атасы: Габдуллаһ, Мөхәммәд (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) туганчы ике ай алдан вафат була.

Әнисе: Әминә – ул улына 6 яшь булганда бакыйлыкка күчә. 4 яшенә кадәр Мөхәммәд ﷺ, шул вакытта яшәүче гарәпләрнең йоласы буенча, далада Хәлимә исемле сөт анасында тәрбияләнә.

4 яшьтән 6 яшенә кадәр әнисе Әминә тәрбияли. 6 яшендә әнисе вафат була һәм тәрбиягә аны бабасы Габделмотталиб ала.

Мөхәммәдкә (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) 8 яшь булганда аның бабасы вафат була һәм ул атасының абыйсы Әбү Талиб гаиләсенә күчә. Анда 25 яшенә кадәр яши.

25 яшендә Хәдичә исемле бай тол хатынга өйләнә. Хәдичә (رَضِيَ اللَّٰهُ عَنْهُ) аннан 15 яшькә олырак була. Аның белән 25 ел бергә торалар. Аларның 6 балалары була: 2 малай һәм 4 кыз (уллары сабый чакта ук вафат була).

40 яшендә Мөхәммәд ﷺ Аллаһ кушуы буенча пәйгамбәрлек вазифасын башкара башлый. Мөхәммәд ﷺ, пәйгамбәрлек вазифасын кабул иткәннән соң, 13 ел Мәккә шәһәрендә тора һәм беренче 3 ел дәвамында яшерен дәгъват кыла (Исламга чакыра), аннары 10 ел ачыктан-ачык Ислам диненә өнди (Мәккә: 3+10=13). Соңыннан һиҗрәт кыла, ягъни Мәдинә шәһәренә күчә һәм шунда 10 ел (гомере азагына кадәр) яши.

63 яшендә вафат була.

Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ сөннәтен таныган һәм аңа ияргән кеше бик күп әҗер-савапка ия була, бу дөньяда уңышка ирешә,Кыямәт көнендә исә, аның шәфәгатенә лаек булып, ярлыкана.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең исемен телдә яки язуда искә алганнан соң, түбәндәге сәламләү сүзләрен өстәп әйтергә кирәк: صَلَّى اللَّٰهُ عَلَيْهِ وَسَلَّم [салләллааһү галәйһи үә сәлләм] (Аңа Аллаһның бәракәте вә сәламе булсын) яки عَلَيْهِ السَّلام [галәйһис-сәлам] (Аңа Аллаһның сәламе булсын). Әлеге сәламләү сүзләре белән мөселманнар барча галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән, кешеләргә бәхет-сәгадәт юлын күрсәткән шәхескә - Аллаһның ахыргы пәйгамбәренә ихтирамын белдерә.

«Ислам дине нигезләре». — Казан: «Хозур» - «Тынычлык» нәшрият йорты, 2018. — 21-22/608 б.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас