“Мин бәхетле кеше!”

Җәнҗалчы ул арада кулына балтасын эләктереп Ибраһимның башына суга...

“Мин бәхетле кеше!”“Мин бәхетле кеше!”
“Мин бәхетле кеше!”

“Мин бәхетле кеше: Аллаһу Тәгалә миңа иман бирде, Үзенең диненә хезмәт итәргә насыйп итте. Ике тапкыр Хаҗ кылу бәхетенә ия булдым!” – диде Калтасы һәм Яңавыл районнары имам-ахунды Ибраһим хәзрәт Абзалов күптән түгел булган очрашуыбызда.

Аллаһу Тәгалә Үзенә якынайтыр өчен яраткан бәндәсенә зур сынаулар бирә. Һәм шул ук вакытта Ул Коръән Кәримдә “Һәркемгә үзе күтәрә алырлык кына сынау бирелә”, - дип игълан итә. Шуңа күрә һәрбер кеше үзенә бирелгән сынауны Раббысыннан риза булып, сабырлык белән үтәргә тиеш. Һәм моның өчен ахирәттә зур әҗер-саваплар тәгаенләнгән.

 Бүген без: “Мулла нинди булырга тиеш?” – дигән сорауны еш ишетәбез. Муллаларга таләпләр күбәя. Чөнки интернет заманында халык дин гыйлемен күп чыганаклардан ала. Мәчеткә ул мулла нәрсә сөйләр икән дип бармый, мулла аны ничек сөйләр икән дип бара...

Калтасы районының Сәүләшбаш авылында туып-үскән Ибраһим хәзрәт күптән түгел Бөтенрусия конкурсында үзе төрле җайланмалар өстәгән япон тракторы белән икенче урынны алган. “Мин 13 яшемдә беренче тракторымны ясадым, аңа су ташу һәм кар көрәү җайланмалары куйдым, - дип бәян итте ул. – Әтием белән картәтием балта, техника осталары иделәр. Техниканы мин дә үлеп яратам. Конкурстан соң миңа берәү килде дә: “Күпмегә сатасың?” – ди. “Нәрсәне?” - димен. “Тракторыңны”, - ди. “Трактор түгел ул, ул минем – брат”, - дидем. “Братны сатмыйлар. Ул минем ярдәмчем, миңа аны ясаганда фәрештәләр ярдәм итә”, - дидем. Тракторым миңа яшәү чыганагы да: аның белән кар чистартам, җир сөрәм, хәтта утын да ярам”... Ибраһим Нәфкать улының районда бары тик  берүзендә генә чын токарь станогы бар: ул аның белән капкалар ясый, аларны матур итеп бизи...

Ә бит армия хезмәтеннән соң аңа комсомол комитеты милициягә эшкә юллама бирә. Шулай итеп, ул ундүрт ел гомерен милиция хезмәтенә багышлый. Участок инспекторы буларак гаиләләрдәге гаугачылар, хулиганнар, урлашучылар, башка төрле тәртип бозучылар белән даими очраша. Бу эшне ул кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, йомшаклык белән үти. Тәртип бозучыларны тәүбәгә килергә, яшәү рәвешен үзгәртергә чакыра. Аның милициядәге ундүрт ел хезмәте “Үрнәкле хезмәт өчен” медаленең өч дәрәҗәсе белән дә, бераз соңрак Русия Президентының “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале белән дә билгеләнә.

 1991 елның 2 нче мае кече лейтенант Ибраһим Абзаловның язмышын икегә бүлә: фаҗигагә кадәр һәм фаҗигадән соң. Ул көнне исерек гаиләдә тавыш чыга. Исерек ир балта күтәреп күршеләренең тәрәзәләрен ватып, хатынын эзләп йөри. Җинаять булган урынга милиция чакырталар. Исерек ир тынычланган булып, киемнәрен эзләгән булып кылана. Моны күреп төркемдәге башка милиционерлар урамга чыга. Бүлмәдә И.Абзалов белән милиция өлкән лейтенанты Ф.Хәкимов кала. Җәнҗалчы ул арада кулына балтасын эләктереп Ибраһимның башына суга, икенчегә исә Ф.Хәкимовка селтәнә. Башы каты яраланган И.Абзалов аңын югалта барган көенә җинаятьченең кулына ябышып, хезмәттәшенең гомерен саклап кала. Бу үзе генә дә аның никадәр җаваплы, мәрхәмәтле, ышанычлы кеше булуын раслый.

Баш сөяге ярылган, баш миенә зыян килгән Ибраһим Абзалов клиник үлем кичерә, тулысынча хәтерен югалта. Операцияләр, күп айларга сузылган дәвалану... Аны яңадан аякка бастырырга тормыш иптәше Лилия күп  көч сала, айлар буена яныннан китми.  Ирнең яшәүгә зур омтылышы авыруны җиңәргә ярдәм итә.

Әмма, Аллаһу Тәгалә үзенең иманлы колына тагын бер зур сынауны әзерләгән икән: тормыш иптәше Лилия кинәт кенә авырып китә һәм якты дөнья белән хушлаша. 36 яшьлек ир унике һәм тугыз яшьлек Илмир белән Гөлнараны кочаклап ятим кала...

“Минем тормышымдагы иң авыр вакыт булды ул”, - дип искә ала хәзер хәзрәт.

Ибраһим икенчегә өйләнү хакында ишетергә дә теләми. Әмма вакыт узу белән аңа Калтасыда туып, Үзбәкстанда яшәгән 29 яшьлек кызны димлиләр. Абзаловлар ишеген атлап кергән кызга Илмир белән Гөлнара тәүге көнне үк “әни” ди эндәшә...Балалар Шаһидәнең йөрәк җылысын, күңел байлыгын тәү күрүдә үк сизгәндер, күрәсең...

Бу сынауларны үткәннән соң әнисе ягыннан тугыз буын муллалар нәселеннән булган Ибраһим хәзрәт башта Калтасыда, аннан Шәһидәсе белән Нефтекама шәһәрендәге мәдрәсәдә дини гыйлем ала. Нәкъ шул чорда Калтасыда мәчет төзелә башлый. Революциядән соң бу биредә төзелгән беренче мәчет була.

Гомумән, Калтасы районында нибары дүрт татар авылы бар. Анда нигездә мари халкы вәкилләре яши. Мари телен камил белгән Ибраһим хәзрәт халык белән уртак телне тиз таба, кешеләр күңелендә ислам диненә ихтирам уята, абруй казана. Аны башта мәчеткә мөэдзин итеп тәгаенлиләр. Аннары имам, имам-хатиб, имам-мөхтәсиб вазифалары өстәлә. Тормыш иптәше Шәһидә балалар тәрбияләүне, хуҗалык-йорт эшләрен башкаруны башлыча үз өстенә алып, ирен Русия ислам университетына гыйлемен дәвам итәргә җибәрә.

Ибраһим хәзрәт Абзаловның Калтасыдагы “Иман нуры” мәчетендә хезмәт итә башлавына да егерме җиде ел була. Бу чор динебезне торгызу, халыкларга ислам нигезләрен аңлату, аларның фикерләрен үзгәртү чоры булды. Мәчет көннән-көн матурланды, анда “Уку үзәге” аерым бина булып урнашты, анда яхшы җайланмалар һәм җиһазлар куелды. Шәкертләрне укыту, дини гыйлем бирү белән үзләрендә тәрбияләнгән биш остаз шөгыльләнә. Хәзер Калтасы мөселманнарының иман һәм әхлак тәрбиясе бирү буенча үз алымнары, үз тәҗрибәләре бар.

Динне үстерүгә хәзрәтнең эшен тиешенчә оештыруга аның тормыш иптәше һәм ярдәмчесе Шәһидә абыстай зур өлеше кертә. Аларның уртак ике балалары - Мурад белән Лилия дөньяга килә.  Шулай итеп бу гаиләдә дүрт бала матур мөселман тәрбиясе алып үсә. Шәһидә абыстайның яхшы ана, гүзәл хатын булу үрнәге күпләребез өчен дәрес булырлык.

Калтасы һәм Яңавыл районнарының имам-ахунды Ибраһим хәзрәт Абзалов һәрвакыт юлда, туктаусыз кешеләр белән аралаша, төрле органнар һәм оешмалар үткәргән чараларда иман һәм әхлак турында матур итеп вәгазьләр сөйли. Биредә аның ике район мәктәпләрендә үткәргән тәрбия дәресләре хакында аеруча искә алып китәсе килә. Бу дәресләрне балалар гына түгел, укытучылар да бик кызыксынып тыңлый. Чөнки халкыбыз иман һәм әхлак турындагы яхшы вәгазьләргә сусаган. Авыр кайгыга тарыганнар, якыннарын югалтканнар мәчеткә килеп Ибраһим хәзрәтнең чыгышын тыңлаганнан соң тынычланып, күңелләре күтәрелеп кайтып китә. Йөрәкләргә иман нуры шулай әкренләп чәчелә.

Дин әһеленең фидакарь хезмәте Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Әль-Ихтисам”, “Әль-Хәмд” медальләре белән билгеләнде. Моннан ике ел элек Республика Башлыгы Радий Хәбиров аңа “Дуслык” орденын тапшырды.Берүк вакытта ул Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты ярдәмчесе булып та матур эшләр башкара.

Республикабызның танылган дин җитәкчесе, бөтен гомерен илгә, халыкка, Аллаһу Тәгаләгә хезмәткә багышлаган Ибраһим хәзрәт Абзалов шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен билгели. Редакция исеменнән аны шушы олы бәйрәме белән котлап, хәерле, бәрәкәтле озын гомер, динебезгә хезмәт итүдә яңа үрләр телибез.

                      Эльвира Әсәдуллина.

Фотосурәттә: Ибраһим хәзрәт тормыш иптәше Шәһидә абыстай һәм балалары белән.

Фото гаилә архивыннан.

 

“Мин бәхетле кеше!”
“Мин бәхетле кеше!”
“Мин бәхетле кеше!”
“Мин бәхетле кеше!”
“Мин бәхетле кеше!”
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас