“Әр-Рәхим” төзеләме?

Бөтен  дөнья башкортлары королтае әгъзалары, җәмәгать эшмәкәрләре һәм журналистлар “Әр-Рәхим” мәчетендә экскурсиядә булды һәм аның төзелеше ничек баруын үз күзләре белән күрде.

“Әр-Рәхим” төзеләме?“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?

 

2006 елда Башкортстан Республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимовның тәкъдиме белән Уфа шәһәренең Салават Юлаев проспекты һәм Коммунистик урамнары киселешендә “Әр-Рәхим” мәчете төзелә башлаган иде. Ул вакыттан соң 20 ел вакыт үтеп китте. Билгеле сәбәпләр аркасында бик зур чыгымнар таләп иткән төзелеш җиде елга тукталып калды. Мәчетнең язмышын Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте үз өстенә алды һәм республика җитәкчесе Радий Хәбировның шәхсән контроле белән төзелешне дәвам итә башладылар. Бүгенге көндә “Профмастер” төзелеш компаниясе эшчеләре объектның тәрәзә рамнарын алмаштырган, тышкы ягын йөзләү белән мәшгуль. Мәчетнең күп элементлары искерү сәбәпле, аларны алмаштырырга туры килә. Металл конструкциясен ныгытырга, түбәдән аккан су, эрегән карның агып төшкән юлларын эшләргә туры килгән. Тутыккан тәрәзә рамнарын алюмин материалга, Грециядән китерелергә тиешле ак мәрмәрне керамогранитка алмаштырганнар. Бу хакта компаниянең җитәкчесе Павел Краснов тәфсилләп аңлатты.

Төзүчеләр иман йортының беренче ярусын киләсе елга файдалануга тапшырырга ниятли. Республика җитәкчесе 2027 елның Корбан бәйрәменә аны тантаналы ачарга боерык бирде.

Юлай Кәримов фотосурәтләре.

“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?
“Әр-Рәхим” төзеләме?
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас