- Доганы басынкы тавыш белән тыныч кына әйтәләр. Сабырсызланып, көйләп уку килешми (әгәр инде бу ирексездән шулай ияләнелгән икән, гаеп ителми).
- Дога уку өчен уңайлы вакыт вә урын сайлау да бик мөһим, чөнки болар да аны кылуның әдәпләре булып санала.
- Садака бирү яисә ярдәм сорап килүчегә теләктәшлек-ярдәм күрсәтү, Аллаһыны зикер итү, гыйбадәт кылу һәм намаз уку доганың кабул булуына уңай йогынты ясый.
- Дога кылганда ата-ана һәм дин-кардәшләр хакын искә алу хәерле.
- Доганы берничә тапкыр, ким дигәндә, өч тапкыр кабатлау тиеш. Аның кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк.
Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт".
Фото: "Башинформ".