

Аллаһ Раббыбыз җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлүкатны гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камиле – адәм баласы. Кеше булу, барча мәхлүкаттан өстен булу бәхет түгелмени? Әмма без күпвакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез.
Бу дөньяда яшәү – үзе бер сәяхәт.
Сәяхәт итүче үзе белән күбрәк әйбер алган саен уңайсызрак. Иркенләп йөрер өчен әйберләр аз һәм җиңел булырга тиеш. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен нәфесебез тагын да арта. Хәтта иң якын кешеләребез булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз hәм араны өзәбез. Иң кызганычы – барчасын юктан бар иткән, ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһ Раббыбызны дә онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Минем биргән нигъмәтләремә шөкрана кылучыларга арттырып бирермен, көфрана кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр”, – диде. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, барына канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Күзләребез күрә, колаклар
ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр башкара алабыз икән, шушы бәхет түгелмени?
Сау-сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, без шуңа шөкрана кылабызмы?
Җәлил хәзрәт Фазлыев. “Йөз дә бер вәгазь” китабыннан алынды.
Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Сергей Константинов ("Благовар хәбәрләре").