

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бер мәҗлестә бер кеше ашап утырды. Бер кабарлык
кына калгач, бу ир ризыгын:
«Бисмилләәһи әүвәлән вә ахыйрән», — дип капты.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм моны күреп, елмаеп куйды. Аннан сорадылар:
– Йә Расүллулаһ! Ни сәбәпле көлдегез?
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Бу кеше ашар алдыннан «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтмәгән иде, шәйтан аның белән бергә ашады. Бер кабым нигъмәт калганнан соң, хәтеренә төшеп, «Бисмилләәһи әүвәлән вә ахыйрән» диде. Шәйтан ашаган нәрсәсен косты, шуның өчен көлдем», — дип җавап бирде.
Нишләргә: Берәр кеше ашый башлаганчы бисмилләне әйтергә онытса, исенә төшү белән, «Бисмилләәһи әүвәлән вә ахыйрән» дип әйтә ала.
«365 көн догада» китабыннан өзек.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ».