“Мөфти белән бер сәгать”

Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин катнашлыгында “Мөфти белән бер сәгать” дигән чара үтте.

“Мөфти белән бер сәгать”“Мөфти белән бер сәгать”
“Мөфти белән бер сәгать”

Әңгәмәне Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, журналист Морат Локманов алып барды. Чарада Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъалары, җәмәгатьчеләр һәм журналистлар катнашты.

Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин үзе җитәкчелек иткән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате, аның карамагындагы мәдрәсәләрнең эшчәнлеге, дин әһелләренең хезмәт хакы, хәләл стандарты, күптән түгел узган Корбан гаете, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм, Салават Юлаев проспектындагы “Әр-Рәхим” мәчете төзелеше һәм башка көнүзәк темалар турында сөйләде.

Очрашуда “Әр-Рәхим” мәчете төзелешенә бәйле сораулар бирелде. Мөфти бу мәсьәләнең эчендә кайнаган һәм төзелеш нечкәлекләре белән таныш кеше буларак, аның нигә озакка сузылганын аңлатты һәм эш күләмен күрер өчен журналистарга иман йортына экскурсия үткәрергә тәкъдим итте.

Хорафатларга ышану, дини агымнар һәм аларның җәмгыятькә йогынтысы кебек четерекле мәсьәләләргә дә каралды. Җанлы сөйләү шуны тагын бер тапкыр исбатлады: дин һәм җәмгыять тыгыз бәйләнгән. Алар бер-берсенә йогынты ясый.

Бер сәгатькә планлаштырылган чара ике сәгатьтән артык барды, очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җентекле җавап алды.

– Сөйләшү җанлы, эчкерсез килеп чыкты. Мөфти Айнур хәзрәт Биргалинның нияте дә шундый иде. Әлегә кадәр аның иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар белән болай ачыктан-ачык сөйләшкәне булмады. Бу форматта сөйләшү әле беренче тапкыр узды. Шуңа күрә, ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Әмма, аралашу, ниятләгәнчә, алга таба да дәвам итсә, һичшиксез бик файдалы булачак, – диде Морат Локманов.

Очрашу турында тулырак "Өмет" гәзитенең киләсе санында язма чыгачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас