"Без бу дөньяга алу өчен түгел — бирү өчен килдек"

Раил хәзрәт Фәйзрахманов вәгазьләреннән.

"Без бу дөньяга алу өчен түгел — бирү өчен килдек""Без бу дөньяга алу өчен түгел — бирү өчен килдек"
"Без бу дөньяга алу өчен түгел — бирү өчен килдек"

Без шундый заманда яшибез: кешеләр барысын да тиз тели… Тиз байлык, тиз нәтиҗә, тиз рәхәтлек… Ләкин бер нәрсә турында еш онытабыз: без бу дөньяга алу өчен түгел — бирү өчен килдек.

Аллаһ Тәгалә безне бер-беребезгә файда китерсен өчен яратты.Кеше ялгыз яши алмый. Ул һәрвакыт башкаларга мохтаҗ. Ләкин бүгенге көндә нинди кешеләр күбәйде? Үзенә кирәк булганда гына аралашучы…Файда беткәч — юкка чыгучы… Андый кешеләр бар, һәм алар аз түгел…Ләкин андыйлардан җәмгыятькә дә, дингә дә файда юк.

Ә без нинди булырга тиеш? Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

“Сезнең иң хәерлеләрегез — кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез.” Уйлап карагыз, кардәшләрм, файда китерүнең юллары бик күп! Бәлки син бай түгелсең, ләкин син:

— берәүгә яхшы сүз әйтә аласың

— киңәш бирә аласың

— ярдәм кулы суза аласың

Һәм болар барысы да — сәдака!

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

яхшы сүз — сәдака;

юлдан чүпне алу — сәдака;

кешене дуслаштыру — сәдака.

Карагыз нинди җиңел гамәлләр!

Ләкин без нигәдер аларны эшләмибез… Нигә? Чөнки күңелдә ялкаулык бар…

“Иртәгә эшләрмен…”“Башкалар эшләр әле…” — дибез… Менә иң куркыныч уй шул:

“Мин эшләмәсәм дә, башкалар эшләр.” Ә син үзең, кардәшем? Син бүген кемгә файда китердең?Берәүнең хәлен сорадыңмы?Берәүгә ярдәм иттеңме? Кич белән үзеңә сорау бир:“Мин бүген кемгә кирәк булдым?” Әгәр җавап юк икән…димәк, без югалтуда…

Мәсәлән, мәчет төзелә ди.Кайберәүләр әйтә: “Минем акча юк, байлар төзесен”. Ләкин Аллаһ синнән зур сумманы сорамый!Ул синнән "ихласлык" сорый. Бәлки синең кечкенә өлешеңАллаһ каршында зуррактыр,байның зур акчасыннан да… Чөнки, тамчыдан күл җыела, диләр.

Кардәшләрем! Әгәр һәрберебез: “Миннән дә файда булсын”, — дип яшәсә, безнең өммәт нинди көчле булыр иде! Безнең милләт ничек күтәрелер иде! Аллаһ Тәгалә безне:

— файдалы

— ихлас

— кешеләргә кирәкле бәндәләрдән итсен.

Көн саен изгелек кылырга насыйп әйләсен. Һәм безне буш, файдасыз гомердән сакласын.Амин!

Чыганак: Догалы йорт.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас