Динебез – Ислам
25 Апреля , 07:25

Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскә

Мәчетләребез – Аллаһы Тәгаләнең йортлары.

Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскәМәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскә
Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскә

Мөселманнар мәчетләрдә көненә биш вакыт намазларын, җомга көнендә җомга, гаетләрдә гает намазларын укыйлар. Мәчетләргә карата мөселманнар түбәндәге әдәпләрне саклыйлар:
-мәчеткә керер алдыннан тәненең һәм киеменең чиста булуына, үзеннән начар ис килмәвенә ышанган булыр;
-аяк киемен салып керер;
-мәчеткә кергәндә уң аяк белән атлап керер һәм шушы дога ны укыр: (Әллаһүммә-фтәх ли әбүәбә рахмәтикә вән-шүр гәләййә хазәәинә рахмәтик). Мәгънәсе: “Йа Раббым, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч”;
-мәчеттән чыкканда сул аяк белән атлап чыгар һәм шушы доганы укыр: (Әллаһүммә инни әсәлүкә мин фәдликәл-гәзыйм). Мәгънәсе: “Йа Раббым, тәхкыйк, мин

Синнән олугъ фәзыйл (өстенлек) һәм Рәхмәтеңне сорыйм”;
-мәчеткә кергәч, ике рәкәгать “тәхиятел-мәсҗед” намазы укыр;
-мәчет эчендә үзен әдәпле тотар: зикер, тәсбих һәм догада булыр, Коръән һәм дини китаплар укып утырыр, яисә вәгазь тыңлап уты рыр, йә гыйлем өйрәнеп утырыр:
-мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәс һәм мәчет эчендә дөнья эшләрен эшләмәс, дөнья сүзләре сөйләмәс, көлешеп утырмас.

Чыганак: “Ислам тәрбиясе” китабыннан.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Гөлназ Гыйниятуллина, “Торатау” гәзите.

Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскә
Мәчеткә суган һәм сарымсак ашаган көенчә кермәскә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас