Динебез – Ислам
18 апрель , 15:00

Талашулар никахны бозамы?

«Ирем белән әрләшкәндә, бик ауланабыз бер-беребезгә. Тузга язмаган сүзләр әйтешәбез. Безнең никах бозылмыймы икән инде?»  

Талашулар никахны бозамы?Талашулар никахны бозамы?
Талашулар никахны бозамы?

Юк, үзара аңлашылмаучанлыклар НИКАХНЫ БОЗМЫЙ. Мондый очракта НИКАХНЫ ЯҢАРТУ таләп ителми.

Никах ИР-АТ ТАРАФЫННАН талак әйтелгән очракта гына бозыла. Шуңа да ир кеше хатынына «мин сине аерам», «талак сиңа» дигән сүзләрне әйтүдә сак булырга тиеш.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «... Аерылу - Аллаһы тарафыннан иң сөйкемсез хәләл булган гамәлдер».

Гомер бер генә бирелә...Насыйп ярларыбызның кадерләрен белеп, бер-берләребезне рәнҗетмичә яшәргә язсын!

Чыганак: «Дин вә мәгыйшәт».

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Розалия Хисаева.

Талашулар никахны бозамы?
Талашулар никахны бозамы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас