Динебез – Ислам
17 Апреля , 05:55

Җомга укыла торган догалар

ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Җомга укыла торган догаларҖомга укыла торган догалар
Җомга укыла торган догалар

 Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләәһи Раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.

Йә, Раббым! Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт! Йә, Раббым! Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир.- Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!

- Йә, Раббым! Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир. - Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.

- Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым! - Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына. - Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда. - Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең. - Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.

- Әй, Раббым! Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер!- Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!

- Әй, Хафиз булган Аллааһ! Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!- Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!

- Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Аамиин! Йә Раббил Гәләмиин!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас