Динебез – Ислам
27 Марта , 08:52

Каргыш җиде буынга кадәр төшәме?

Каргыштан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Каргыш җиде буынга кадәр төшәме?Каргыш җиде буынга кадәр төшәме?
Каргыш җиде буынга кадәр төшәме?

Каргыш агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри дигән сүзне ничек аңларга? Бу сорауга Рамил хәзрәт Юныс болай җавап биргән.

– Каргыш башта күккә күтәрелә, һава аны кабул итми һәм ул җиргә төшә. Ул да кабул итми, аннан уңга-сулга бара, әрле-бирле йөргәч, каргалган кешегә китә, әгәр дә аның гаебе юк икән, каргаган кешенең үзенә кайта. Каргышның яртысы үзеңә кайта дип әйтү бар, алай түгел, дин буенча ул бөтенләе белән каргаган кешегә кайта.

Каргыш җиде буынга кадәр төшә диләр, бу дөрес сүзме?

– Җиде буынга төшә алмый ул, чөнки аларның монда катнашы юк. Берничә буын өчен алдан ләгънәт кыла алмыйлар. “Бәкара” сүрәсендә: “Ул буын яшәп китте, алар сезнең гамәлләр өчен җавап бирмәс”, – диелә. Безнең ләгънәтләр үзебезгә генә, аларга ирешми.

– Каргыштан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Сине кем каргарга мөмкин? Көнләшүчеләр, дошманнар, көндәшләр һәм башкалар. Аллаһ, сез тәкъва һәм сабыр булсагыз, бер кешенең дә зыяны тимәс, ди. Сабырлыгын югалткан яки иман дәрәҗәсе төшкән вакытта кешегә зыян килә. Аллаһы Тәгалә “Фуркан” сүрәсендә: “Надан, динсез кешеләр сиңа авыр сүз әйтсәләр, әссәламегаләйкем диген дә кит”, – ди. Алар белән әйтешеп, шулар дәрәҗәсенә төшәргә кирәкми.

Чыганак: Шәһри Казан. 

Каргыш җиде буынга кадәр төшәме?
Каргыш җиде буынга кадәр төшәме?
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас