"Русия мөселманнарын изге Рамазан аен тәмамлаучы Ураза бәйрәме белән котлыйм. Гасырлар дәвамында бу бәйрәм дин тотучыларның әхлакый камилләшүгә, шәфкатьлелеккә һәм изгелеккә, мәрхәмәтлелеккә омтылышын чагылдыра, аларны исламның мәңгелек кыйммәтләренә юнәлтә", - диелә Президент котлавында.
Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, Русия мөселманнары ата-бабаларының тарихи, рухи традицияләренә тирән хөрмәт белән карыйлар һәм бу бәйрәмне үз җәмгыятьләрендә һәм гаилә даирәләрендә киң билгеләп үтәләр. Изге ай дәвамында киңкүләмле хәйрия, мәдәни-агарту һәм балалар чараларын уздыру яхшы гадәткә әверелде, дип ассызыклады президент.
"Мөселман оешмалары гаилә институтын ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә иҗади өлеш кертәләр, дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән конструктив диалог үстерәләр, патриотик, мәгариф, гуманитар инициативаларны тормышка ашыруга армый-талмый игътибар бирәләр. Һәм, әлбәттә, сугышчан иптәшләре белән иңне-иңгә терәп Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшүче, Геройларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтүче ислам дине тарафдарларына — аерым рәхмәт сүзләре. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләремне җиткерәм", - дип котлады Владимир Путин.