Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 март , 02:36

Ураза гаете белән котлаулар

Туганнарыгызга, дусларыгызга җибәрегез. 

Ураза гаете белән котлаулар
Ураза гаете белән котлаулар

Гает мөбарәк булсын!

Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кылган гыйбадәт вә һәртөрле изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Көннәр тыныч, илебездә бәрәкәт булсын! Якыннарыбызның бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын! Бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен! Амин! 

Гает бәйрәме белән!

Йә Раббым Аллаһ! Һәрберебезгә дә бәхетле киләчәк, матур тормыш насыйп итсәң иде! 
Туасы таңнарыбыз якты, тыныч булсын. Кояш яктысын күреп, кошлар сайравын ишетеп, үз аягыбызда йөрсәк иде… Үз кулларыбыз белән якыннарыбызның аркасыннан сөеп, назлы җил искәнен тойсак иде. Тормыш матурлыгына сөенеп яшәсәк иде!

Ии, бер Аллаһым! Көдрәтеңнән, шәфкатеңнән, сәгадәтеңнән, мәрхәмәтеңнән, рәхмәтеңнән аерма! Чиста күңелебездән укыган догаларыбызны, теләкләребезне, тоткан уразаларыбызны кабул кыл! Амин! 

 Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Бүген Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкранә кылабыз һәм бәйрәм итәбез. Без ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алдык. Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кылган гыйбадәт вә һәртөрле изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Көннәр тыныч, илебездә бәрәкәт булсын! Якыннарыбызның бәхетен, шатлыгын күреп яшәргә язсын! Бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен! Амин! 

Әссәсләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Ураза бәйрәме белән котлаулар кабул итеп алыгыз.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде.

Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде!
Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсә иде.
Источник: https://tat.nur.tatar/uraza-gaete-belen-kotlau

Чыганак: tat.nur

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас