Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 март , 16:10

Уфаның "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше ничек бара?

"Эш бара", - диде Радий Хәбиров. 

Уфаның "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше ничек бара?
Уфаның "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше ничек бара?
Бүген, 20 мартта, Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Әр-Рәхим»Җәмигъ мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генераль директоры Марат Вәсимов хәзерге вакытта манараларны мәрмәр белән тышлау тәмамланган, түбә төзекләндерелгән, яңгыр системасы торгызылган, дип белдерде.
Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзе конструкцияләрен ныгыту буенча эшләр башкарылган. Әле үзәк гөмбәздә алюмин табакларын монтажлау эшләре бара. Төзүчеләр шулай ук бинаның фасадларын тышлау, яңа тәрәзә һәм витраж конструкцияләрен монтажлау, яссы түбәләр ясау белән шөгыльләнәләр.
Республика башлыгы бинаның фасадларын архитектур яктырту һәм мәчетнең эчке бизәлеше вариантлары белән танышты. Мәчетнең эчке бүлмәләрен ачык төсләрдә ясарга ниятлиләр.
"Мин тынычмын, чөнки без бу төзелешне үле ноктадан күчердек. Әмма тагын, кимендә, өч елга зур эш күләме көтелә. Төзүчеләр шәһәр көненә фасадларны, архитектур яктыртуны төгәлләргә тырыша. Иң мөһиме - хәзер төзелешне туктатмау. Гөмбәзне ныгытканыбызны, манараларны төзеп бетергәнебезне, фасадны ясавыбызны һәркем күреп тора. Эш бара", - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Искә төшерик: мәчет төзелеше 2006 елда башланган, әмма инвесторлар алмашыну сәбәпле өзеклекләр туган. 2016 елда эшләр туктап калган иде. 2023 елның сентябрендә Хәбиров төзелешне яңарту буенча киңәшмә үткәрде, шуннан соң белгечләр объектның торышына экспертиза үткәрделәр. 2024 елның апрелендә төзелеш эшләренең дәвам итүе билгеле булды.
 
Фото: "Башинформ".
Уфаның "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше ничек бара?
Уфаның "Әр-Рәхим" мәчете төзелеше ничек бара?
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас