Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 март , 11:23

Радий Хәбиров башкортстанлыларны котлады

"Без бәйрәмне тынычлык, гомум иминлек турында ихлас догалар белән каршы алабыз".

Радий Хәбиров башкортстанлыларны котлады
Радий Хәбиров башкортстанлыларны котлады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан - илнең иң күпмилләтле төбәкләренең берсе, биредә төрле халыклар һәм дин вәкилләре тыныч, тату һәм үзара ихтирам белән яши.
"Изге Рамазан ае тәмамлану һәм исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Ураза бәйрәме башлану белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Без аны тынычлык, гомум иминлек турында ихлас догалар белән каршы алабыз. Кунаклар чакырабыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында кайгыртабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез», — диелә республика җитәкчесе котлавында. 
Башкортстан башлыгы искәрткәнчә, 2026 елны Русия Президенты Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте.
"Республикада - илнең иң күпмилләтле төбәкләренең берсендә - төрле халык һәм дин вәкилләре тынычлыкта, татулыкта һәм үзара ихтирамда яши. Бергә укыйлар, эшлиләр, балалар тәрбиялиләр. Бүген исә алар, иңгә-иң куеп, махсус хәрби операция барышында Ватанны саклауда торалар", - диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров җәмгыятьне ныгыту өчен тырышлык күрсәткән дин әһелләренә хөрмәт хисләрен белдерде.
"Башкортстанның мөселман өммәте республикабызның барлык халыклары һәм конфессияләре вәкилләренең бердәмлеген ныгытуга зур өлешен сала. Җәмгыять тормышында актив катнаша, зур мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлекләре алып бара. Башка конфессияләр вәкилләре белән бергә Донбасста гуманитар миссияләрне тормышка ашыра, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.
Без бергәләп Ватанны, традицион рухи кыйммәтләрне саклыйбыз. Бердәмлегебезне, иҗтимагый тынычлыгыбызны һәм татулыгыбызны ныгытабыз.
Изге Ураза бәйрәмендә сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Өегездә һәрвакыт җылылык, муллык хөкем итсен!"- дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров халыкка.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас