Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
14 март , 09:55

“ХАТЫН-КЫЗ НАМАЗЫН ӨЙДӘ УКЫСА ЯХШЫРАК”

"Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ белән гүзәл затларның диндә тоткан урыны турында сөйләшкән әңгәмәдән өзек.

“ХАТЫН-КЫЗ НАМАЗЫН ӨЙДӘ УКЫСА ЯХШЫРАК”
“ХАТЫН-КЫЗ НАМАЗЫН ӨЙДӘ УКЫСА ЯХШЫРАК”

 — Нияз хәзрәт, хатын-кызларга мәчеткә килеп намаз укырга ярыймы? Соңгы елларда рамазан аенда хатын-кызларның тәравих намазына мәчеткә йөрүе гадәти күренешкә әйләнеп бара.
— Кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, хатын-кызга мәчеткә барып намаз укырга рөхсәт ителә, ләкин, икенче яктан, хатын-кызның өйдә укыган намазы мәчеттә җәмәгать белән укыган намаздан яхшырак булуын күрсәткән хәдисләр дә бар. Габдуллаһ ибн Гомәр (р.г.) Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең болай дигәнен риваять иткән: “Хатын-кызны мәчеткә барудан тыймагыз, ләкин өйләре алар өчен хәерлерәк” (Әбү Давыд).

— Җәннәт — әниләрнең аяк астында, диләр. Әнинең ризалыгын алыр өчен нишләргә?
— Сөекле Рәсүлебез (с.г.в.) янына бер сәхәбә килә дә: “Әй, Аллаһның илчесе, мин кемне күбрәк кайгыртырга тиеш?” — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әниеңне”, — дип җавап кайтара. Сәхәбә бу сорауны өч тапкыр бирә. Өчесендә дә Мөхәммәд (с.г.в.): “Әниеңне”, — ди. Бары дүртенчесендә генә: “Әтиеңне”, — ди. Җәннәт — әниләрнең аяк астында, дигән хәдис тә бар. Аңлашылганча, диндә әниләрнең дәрәҗәсе бик зур.
Әти-әнинең һәр догасы кабул була. Шуңа да әниләрне рәнҗетүдән саклансак иде. Әти-әни ризалыгын алу өчен, аларны кайгыртып, хәлләрен белеп яшәү мөһим. Авыр сүз әйтеп йөрәкләрен җәрәхәтләмик. Ана догасы мең бәладән коткара, диләр. Әни кеше өчен иң зур бәхет — үзеннән соң догачы бала калдыру. Баланың әнисе өчен кылган догасы да бер тоткарлыксыз кабул була, диелә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

“ХАТЫН-КЫЗ НАМАЗЫН ӨЙДӘ УКЫСА ЯХШЫРАК”
“ХАТЫН-КЫЗ НАМАЗЫН ӨЙДӘ УКЫСА ЯХШЫРАК”
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас